Өч кыз туган алар

2019 елның 24 мае, җомга

Өч кыз туган алар

Орнашбашта яшәүче Әлфия апа Әхмәтҗановага 90 яшь тулды. Район башлыгы Илшат Нуриев аны юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме, истәлек бүләге тапшырды. Әлфия апаны тәбрикләргә балалары, туганнары да килгән иде.

– Аллага шөкер, тормышлар хәзер бик рәхәт. Без бала чакта ашарга ипи булмады. Әти сугышка китте. Гаиләдә өч кыз туган үстек. Иң олысы мин. Шуңа иң авыр эшләр дә миңа эләкте, – дип сөйләп китте Әлфия апа.

Окоп та казырга җибәрәләр аны, урман да кисә, колхоз эшенә дә чыга. Сугыштан соң сыер сава. “Күтәрәмгә калган сыерлар. Ач мескеннәр. Аларны да жәллибез, үзебезгә дә җиңел түгел. Ул аяклар бозланып ката иде. Юкка гына авыртмыйлардыр инде”, – дип искә ала ветеран.

Тумышы белән ул күрше Утар Атыдан. 1949 елда Рәфкать исемле егеткә кияүгә чыгып, Орнашбашка килеп төпләнә.

– Димләп кавыштырдылар. Әткәй белән әнкәй авырганнар. Үзләре исән чагында улларын әйбәт кенә бер кызга өйләндереп калырга булганнар. Мине сайлаганнар. Йөрмәдек тә, өйләнешеп куйдык. Өч-дүрт елдан кайнанам вафат та булды, – ди Әлфия Әхмәтҗанова.

Әнә шулай уртак тормыш корып җибәрәләр. Рәфкать абый ферма мөдире була, Әлфия апа терлекчелектә дә эшли, амбарда да. Биш балалары туа. Олысы Шәүкәт Казанда, Зөлфия Яңа

Кырлайда, Әнисә Питрәч районында, Әхтәм Арчада, төпчекләре Әгъзәм төп йортта әнисе белән.

– Бик тату һәм матур яшәделәр. Алтын туйларына ике генә ел җитми калды, 2002 елда әти вафат булды. Тагын бер өйләнергә туры килсә, тагын Әлфияне сайлар идем, дия иде әти. Бик эшчән иде безнең әни. Бер кулы белән бишек тирбәтсә, икенчесе белән оекбаш бәйли, шунда әле ашарга пешерергә дә җаен таба, диләр иде аның турында, – ди кызы Зөлфия.

Балаларын да тырыш, игелекле итеп үстергән. Кайтып, хәлен белеп, булышып торалар. Зөлфиясе ике көннең берендә әнисе янында икән. Үз яныма кунакка алып китәм әле, ди.

– Мин бик бәхетле кеше, – ди Әлфия апа. – Өч туганым да исән-саулар. Балаларым игелекле булды. Оныкларым өчен куанып гомер итәм. Без, өлкән кешеләргә, тагын ни кирәк?

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International