Әбиләргә 90 яшь

2019 елның 24 мае, җомга

Әбиләргә 90 яшь

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Арча шәһәрендә яшәүче Сәрия Ганиеваны, Сөмбелә Әхмәдуллинаны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады. Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Сәрия апа Мөндеш авылында туган. Әтисе Нигъмәтҗан шахтер булган, әнисе төрле эшләрдә эшләгән. Биш бала үстерәләр, аларның берсе фронтта һәлак була.

Кыз дүртенче сыйныфны гына тәмамлый ала. Сугыш чорында бөтен эш хатын-кызлар, балалар җилкәсенә төшә. 1949 елда Минзәләдә зоотехник булырга укый, аннан Урта Пошалымга эшкә җибәрәләр. 1956 елда Күпербашка Нәкыйп Ганиевка кияүгә чыга. “Мехчы” берләшмәсенә тегүче булып эшкә урнаша, лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли.

Ике бала үстерәләр, Илсөя Мөндеш авылында гаиләсе белән яши. Илфат ЗУЭСта инженер.

Сөмбелә әби Айван авылында туган. Ул өченче сыйныфны гына тәмамларга өлгерә, сугыш башлана. Кыз фермада эшли, Лаеш урманында агач кисә.

1955 елда Илдархан Әхмәдуллин белән гаилә коралар. Дүрт бала үстерәләр.

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International