Әй, язмыш, язмыш...

2019 елның 24 мае, җомга

Әй, язмыш, язмыш...

Урта Сәрдә авылында туып-үскән Маншура апа үзенең 90 яшьлеген өлкәннәр йортында каршылармын, дип башына да китермәгәндер. Бәлки әле ул яшькә кадәр яшәрмен, дип тә уйламагандыр. Сөбханалла, Аллаһы Тәгалә Маншура апага гомерне биргән.

Без килгәндә Маншура апа көтеп утыра иде инде... Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилярны котлап, чәчәкләр, җылы юрган бүләк итте. Президент Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Рәхмәт хатларын кычкырып укыганда, и-и, Маншура апаның күңеле булды да соң!

 – Без дүрт бала үстек, – дип сөйләде Маншура апа. – Өч кыз, бер малай идек.

Апасы Мәсрүрә дә исән-сау. Шулай ук өлкәннәр йортында.

Маншура апа 1971 елда Караганда шәһәрендә азык-төлек кибетендә гади эшче булып эшләгән. 1976–1981 елларда Карагандада 1нче шәһәр хастаханәсендә кече шәфкать туташы булып хезмәт иткән. 1982–1984 елларда Арча районы “8 Март” колхозында эшләгән. Хезмәт ветераны кенәгәсе бар. 2016 елдан өлкәннәр йортында. Кияүгә бармаган. Каһәр төшкән сугыш күпме егетләрне юк итте. Сугыш булмаган булса, Маншура апага да бер насыйбы чыгар иде әле...

Без Маншура апаны юбилее белән котлыйбыз! Авыртмыйча яшәргә язсын.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International