Сез булганга дөнья түгәрәк
Гаилә көне уңаеннан ЗАГС бүлеге Арча Мәдәният йортына алтын юбилярларны чакырды. Бу көнне биредә Күпербаштан Рая һәм Илгиз Тимашевларның, Яңасаладан Оркыя һәм Роберт Мөхәммәтҗановларның алтын юбилейларын бәйрәм иттеләр. Чараны Арча сандугачы Расих Галимҗанов моңлы көе белән ачып җибәрде.
Ә юбилярларыбыз, чыннан да, мондый тантанага лаек кешеләр. Күпербаштан Рая һәм Илгиз Тимашевларның гаилә тарихы 1968 елда языла башлый. Рая апа тумышы белән Хәсәншәех кызы. Әмма язмыш аны алты яшендә Минзәлә балалар йортына алып килә. Аннан училище тәмамлап, ул Казанда заводта эшли башлый. Көннәрдән беркөнне иптәш кызы Раяны Арчага кунакка алып кайта. Кунак кызны Илгиз күреп ала. Шулай күпме еллардан Рая яңадан туган ягына әйләнеп кайта.
Илгиз абый үзе Алабугада туа. Әтисе сугышка киткәч, әнисе Һаҗәр апа улын алып Күпербашка кайта. Малай шунда үсә, белем ала, 34 ел колхозда эшли, макталып килә. Гаилә төзегәч тә туган нигезеннән китми. Бик матур гомер кичерә Тимашевлар. Ике балалары туа, хәзер оныклары, оныкчыклары бар. Бүген алар төп йортта уллары Илшат, киленнәре Римма һәм оныклары Илсинә белән яши.
– Без 50гә җиттек инде. Шушы матур тормышны бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә. Сезнең икегезне күрү безнең өчен зур бәхет, – диде әти-әнисен котлап кызлары Сәлисә.
– Искиткеч кешеләр алар, күпләргә үрнәк гаилә. Икесе дә. Без кода-кодагыйлар, әмма бертуганнар кебек якыннар. Аралашып яшибез. Киленебез Сәлисә дә үзләренә охшаган. Әти- әнисенә дә ярдәм итеп тора, безне дә хөрмәтли. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, тигез гомер итсеннәр, – диде Ризидә Гарифуллина.
Яңасаладан Оркыя апа белән Роберт абый никахларын 1969 елда теркиләр. Егет кичке мәктәпкә әйдаман, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып авылга эшкә килгән Балтач районы кызы тырыш, сәнгатькә гашыйк Оркыяны күреп ала да, кулдан ычкындырмый. Үзе дә төшеп калганнардан булмый. Хезмәт юлын туган авылы белән бәйли. Мәктәптә лаборант булган егет тырышлыгы нәтиҗәсендә инженер дәрәҗәсенә күтәрелә.
Оркыя апа да мәктәптә озак тоткарланмый. Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр бит. Шунда ук аның эшкә сәләтен күреп алалар, авыл Советына җитәкче итеп куялар. 1972 елдан 2004 елга кадәр Оркыя апа Яңасала авыл җирлегендә эшли. Алган бүләкләре санап бетерерлек түгел. Хәзерге вакытта да иҗтимагый эш алып бара, үзешчән сәнгатьтә катнаша, җирле ветераннар советын җитәкли ул. Алар икесе дә Яңасаланың мактаулы гражданнары.
Гаилә буларак та күпләргә үрнәк итеп куярлык Мөхәммәтҗановларны. 50 ел тигез гомер итү дәверендә өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 7 оныклары бар. Бу көнне алар да кадерлеләрен алтын туйлары белән котладылар, үзләрен чәчәкләргә күмделәр.
Юбилярларны Арча шәһәр Советы җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова, “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сабирова, Яңасала авыл җирлеге секретаре Тәслимә Тимериева котлады. “Алтын” парлар ЗАГС бүлегенең “Дан китабы”на кул куйдылар.
Гөлсинә Зәкиева