Я орден, я...

2019 елның 24 мае, җомга

Я орден, я...

Советлар Союзы Герое Валентин Ежков Бөек Ватан сугышында госпитальдән Арчага кайткач, яңадан фронтка китәр алдыннан бер мәктәптә укыган Шәүкәт Шәмиевка болай ди: “Кеше артына качарга җыенмыйм, күкрәгемне я орденнар бизәр, я башым куак арасына тәгәрәр...” Бу турыда Шәүкәт Шәмиев (педучилищеда укытты) истәлекләрендә язып калдыра.

1943 елның 19 июлендә тәвәккәл һәм куркусыз Арча егете Валентин Украинаның Донецк өлкәсендәге Степановка авылы янында немецлар белән каты бәрелештә һәлак була. Өлкән лейтенант, рота командиры Валентин Ежков фашистларның уннарча танкын юк итә. Һәлак булган командирлары ачуыннан рота 22 танкны сафтан чыгара. Кызганыч, Валентин үзенең Советлар Союзы Герое исемен алганын белмичә үлә. Әллә күңеле сиздеме икән... Андый батыр егетләрне онытырга безнең хакыбыз юк.

 Малайлар белән “Мәдәни көндәлек” проекты буенча эшләгәндә иң беренче эш итеп без Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәпнең музеенда булдык. Аннан Герой яшәгән Арчаның Ежков урамына бардык. Ул яшәгән урамда, нигезе янында фотога төштек.

1922 елның 27 маенда туган. Шук, үткен малай булган, дип сөйлиләр. 1962 елда мәктәпкә Герой исемен бирәләр. Әле кай-

чан гына мәктәпкә тантаналы линейкага әнисе Клеопатра Михайловна килә торган булган. Улы турында сөйләгән... Валентин турында Геройның чордашы Петр Андриянович Гурьянов җитез, куркусыз, кызыкны таба һәм башкаларны да мавыктыра белә торган егет иде, дип сөйли торган булган. Геройлар шундый була торгандыр...

Өйләре тау башында гына... Ул йөргән эзләр әле дә саклана сыман. Ул эзләрдән бүген Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбе укучылары хәрби җырлар җырлап, марш атлап йөри. Герой су коенып үскән Казансу елгасы буендагы стадионда ел да шундый бер хәтер көне була. Сугыш каһарманнарын, Советлар Союзы Герое Валентин Ежковны искә алалар... Бу үзенә күрә строй-җырлар конкурсы да.

Һәр сыйныф марш атлап мәйданга килә. Директор Эльмира Сафинага рапорт биреп, җырлап, марш атлап, мәйданнан үтәләр. Һәр сыйныфның үз киеме. Матур һәм дулкынландыргыч күренеш. Тәрбияви ягы да көчле. Балалар стройда йөрергә, җитдиерәк булырга, туган ил төшенчәләрен йөрәк аша кичерергә өйрәнә. Стройда үткән баланың йөзендә бу кичерешләрне күрергә, тоемларга була.

Аннан соң балалар рәхәтләнеп ял итте. Туп типте, биеде, йөгерде, волейбол уйнады. Майның бер көне аларныкы иде.

Украинаның Степановка авылында В.Ф.Ежковка һәйкәл куелган. Аның гәүдәсе дә шунда күмелгән. Арчаның 1нче мәктәбе капкасын ачып керүгә уң якта Герой каршы ала. Һәйкәле...

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International