Яңача имтихан тапшыралар
Бу көннәрдә Арча педагогика көллиятендә укыган булачак тәрбиячеләр Ворлдскиллс стандартлары буенча һөнәри осталыкны күрсәтү имтиханнарын тапшыра.
Ворлдскиллс (дөньяда ирешелгән һөнәри осталыклар) стандартлары буенча имтихан тапшыру вакытында чыгарылыш студентлары, элеккечә билет алып, андагы сорауларга җавап бирү белән генә чикләнмиләр. Алар үзләренең һөнәри осталыкларын да күрсәтәләр. Имтихан нәтиҗәләре буенча укучылар Skills-паспорт алачаклар. Әлеге документ дипломга өстәмә булып бара һәм бу аларга эш табуда ярдәм итәргә мөмкин. Күп кенә эш бирүчеләрне бигрәк тә яшь белгечләрнең практик яктан әзерлекләре кызыксындыра. Алар, имтихан нәтиҗәләренә таянып, үзләренә кирәкле кадрларны сайлап ала алачаклар, дигән ышаныч бар. Имтихан нәтиҗәләре махсус мәгълуматлар базасына эләгә, базаны кадрларны сайлап алу өчен эш белән тәэмин итүчеләр куллана. Имтиханнарны җиңел, дип әйт-миләр. Арча педагогика көллиятендә быел 70 процент студент имтиханны әлеге стандартлар буенча тапшыра.
– Имтиханнарны бәйсез экспертлар бәяли, – дип сөйләде Арча педагогика көллияте җитәкчесе урынбасары Гөлнара Хәбибуллина. – Экспертлар Казаннан, чит районнардан килде һәм безнең районнан да бар. Мондый стандартлар белән 2017 елдан эшлибез.
...Бүлмәдә экспертлар тезелешеп утырган. Булачак тәрбияче Юлия Паранина “Балалар бакчасында көннең беренче яртысында эшне оештыру” биреме буенча имтихан тапшыра. Ярдәмгә волонтерлар килгән. Алар икесе дә (студентлар) бакча балалары роленә кергән. Ә Юлия без бүлмәгә кергәндә бакча балаларын иртәнге ашка әзерли иде. Балалар үзләре алъяпкыч, яулыклар бәйләп, өстәлгә кирәкле савыт-сабаны куйды. Аннан алъяпкычларын, яулыкларын салып, өстәлгә куйган ризыкны ашарга утырдылар (рәсемдә). Без имтиханның бер мизгелен карадык. Юлия имтихан тапшыруны дәвам итте...
– Мондый имтихан тапшыру җиңел түгел, – дип аңлатты директор урынбасары Гөлнара Илдаровна. – Студент биремне сөйләп түгел, эшләп күрсәтергә тиеш. Һөнәрнең нечкәлекләре бик күп. Әмма булачак тәрбиячеләр безнең уку дәверендә бакчаларда практика узалар. Аларга бу эш яңалык түгел. Гамәли биремне дә алар белгәннәрен һәм фантазияләрен эшкә җигеп башкарырга тиешләр.
Ә икенче бер бүлмәдә студентлар “Валентина Терешкова – беренче хатын-кыз космонавт” темасы буенча проект эшлиләр иде.
Имтиханнан чыккан Айгөл Нуриева белән сөйләшәбез. Кәефе яхшы.
– Без әлеге имтиханга яңа елдан әзерләнә башладык, – дип сөйләде ул. – Ел саен бакчаларда практика уздык. Көллияттә алган белемебез һәм бакчаларда үзләштергән күнекмәләребез ярдәмендә имтиханны тапшырып чыктык. Миңа “Балалар бакчасында көннең беренче яртысындагы эшне оештыру” биремендә “Минем туган шәһәр” темасына әңгәмә үткәрү һәм таякчыклар кулланып, балаларның фикерләү сәләтен үстерү, гимнастика таягы белән иртәнге гимнастика ясату сораулары эләкте. Биремне уңышлы башкарып чыктым, дип уйлыйм. Әлегә бәяләр билгесез.
Студентларга уңышлар телибез! Мондый имтиханнар, кадрлар сәясәте илгә яхшы һөнәр осталары бирер, дип ышанасы килә.
Румия Надршина