Май үләне – витамин

2019 елның 24 мае, җомга

Май үләне – витамин

Көтүче һөнәре кадерле бүген. Кайбер авылларда хәтта электр-көтүче алырга исәпләп торалар. Маллар азайган саен көтүгә ешрак чыгарга туры килә шул. Әмма матур искәрмәләр дә бар. Мәсәлән, Иске Ашыт, Ташкичү, Мәмсә, Ашытбаш авылларында икешәр көтү чыга һәм һәркайсының аерым көтүчеләре бар.

“Игенче” ширкәтендә көтүләрне читтән килүчеләр көтә. Игорь Иванов – Мари Иленнән. “Безнең якларда фермалар бетте, – ди ул. – Арча районында шундый хуҗалык барын ишетеп килгән идем. Менә алтынчы ел инде киләм. Киләм дип, туган якларга сирәк кайтам, кышын да биредә фермада эшлим”.

Бер тонна ашлык, салам, печәнне бушка ала көтүчеләр. Көнгә өч тапкыр бушлай ашаталар, айга 20 мең сум хезмәт хакы түлиләр.

– Көтүгә чыккач 500 литр сөт артты, – ди баш зоо-

техник Рөстәм Хәбибуллин. – Наласа фермасыннан ике көтү чыга. Божада, Венетада, Югары Атыда таналар көтүдә йөри. Көтүче булу әйбәт, ышанычлы инде ул. Фермага кайткач өстәмә азык бирәбез.

Районда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов булып китте. Ул хуҗалык җитәкчеләре белән терлекчелек комплекслары төзү хакында сөйләште. Терлекчелектә иске технологияләрдән китеп, яңа технологияләргә күчәргә тәкъдим итте. Монда сүз сыерларга ел әйләнәсендә бер генә төрле азык ашатуга күчү турында бара. Моның өчен беренче чиратта ныклы азык базасы, яхшы белгечләр булу кирәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов терлекчелектә дүрт айлык эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәр хуҗалык- та эшнең торышын өйрәнеп, булган җитешсезлекләрне төзәтү буенча тәкъдимнәр җиткергәннәр иде. Киңәшмәдә әнә шуларның үтәлешен тикшерделәр. Май аена яңа тәкъдимнәр җиткерелде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов эш нәтиҗәләренә анализ ясады. Апрель аенда беренче урын яңадан “Ашыт” хуҗалыгында, күчмә кубок шушы хуҗалыкта калды.

Терлекләрнең баш саны узган елның шушы чоры дәрәҗәсендә. “Тукай” хуҗалыгы аларны 21 процентка арттырган. “Яңарыш” ширкәте – 135, “Ак барс” агрокомплексы” – 347, “Кишет” ширкәте 259 башка киметкән.

Сөт саву буенча “Тукай” ширкәте – 52, Лотфуллин З.Р. хуҗалыгы – 40, “Казанка – 24, “Яңарыш”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Ашыт”, “Кырлай” ширкәтләре 25–7 процент үсеш биргән. “Ватан”, “Аю”, Сафиуллин хуҗалыкларында савымны киметкәннәр.

Лотфуллин З.Р. хуҗалыгы соңгы вакытта терлекчелектә әйбәт эшли. Хуҗалыклар арасында икенче урынга күтәрелделәр. Бозау алу – 57, ит җитештерү – 17, сөт сату 44 процентка арткан.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International