Шашка ярышлары
Буген 28 май көнне Арча Укучылар сараенда мәктәп укучылары арасында шашка буенча шәһси һәм команда беренчелегенә район ярышлары уздырылды.
Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелд:
1 төркем - 7-9 яшьлек малайлар һәм кызлар;
2 төркем – 10-12 яшьлек малайлар һәм кызлар;
3 төркем - 13-15 яшьлек егетләр һәм кызлар;
4 төркем - 16 -18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында иң көчле уенчылар билгеләнде.
1,2,3 нче урын алган укучылар медальләр һәм грамоталар белән, ә призлы урын алган командалар грамоталар белән бүләкләнделәр.
Призлы урыннарны алган укучыларны, мәктәпләрне грамоталар һәм медальләр белән бүләкләгән Арча Укучылар сараена (җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин), балалар исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез дип хәбәр итә безгә Кәче мәктәбе физкультура укытучысы, ярышларның баш хөкемдары Хәйдәр Зәйнуллин.