Мәктәпкә – бер гасыр

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Мәктәпкә – бер гасыр

Хәсәншәех мәктәбендә 25 май икеләтә бәйрәм булды. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Шулай ук мәктәпнең 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Бәйрәм кичәсенә мәктәпне төрле елларда тәмамлап чыккан укучылары җыелды.

Хәсәншәех мәктәбе 1919 елда мәдрәсә бинасында ачылган. Шуннан бирле ишеге ябылмаган. Хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да. Башта башлангыч, аннан 7 еллык мәктәп булган.

Шул вакыттан бирле ул күп үзгәреш- ләр кичергән, 8, 11 еллык мәктәп булган, җитәкчеләре дә алышынган, күпме кеше анда белем алган. Бүген мәктәп әллә каян балкып, авылга ямь биреп торган, заманча җиһазландырылган бинада урнашкан һәм бер гасырлык тарихына багышланган чара да шунда үтте.

Мәктәп казанышлары белән танышканнан соң, кунаклар тамаша залына узды. Бик эчтәлекле һәм дулкынландыргыч кичә оештырылган иде. Ул укытучының балалар белән йолдызлар турында сөйләшүеннән башланып китте. “Күктәге йолдызлар җирне яктыртса, җирдәге йолдызлар–танылган шәхесләр безнең өчен маяк булып тора”, – дип аңлатты укытучы алар арасындагы аерманы белергә теләгән балаларга. Хәсәншәех мәктәбендә укыган Татарстан Республикасы

Премьер–министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, “Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтов, биология фәннәре докторы Финсур Әхмәтов, Вагыйз Минһаҗев, кунаклардан район башлыгы Илшат Нуриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров, төрле елларда укыткан укытучылар бар иде очрашуда.

– Бу бәйрәм йөз еллык юбилейны билгеләп үтү генә түгел, тарихны барлау, яшь буынга күрсәтү. Аны шулай зурлап үткәрергә хокукыбыз бар дип уйлыйбыз, чөнки мәктәбебездән Россия, республикага танылган, горурлыгыбыз булган күпме мактаулы шәхесләр чыккан, – диде мәктәп җитәкчесе Шамил Сәлахов.

– Укытучыларның хезмәте дә бик зур. Балалар – безнең киләчәгебез. Аларга ничек белем, тәрбия бирәбез, киләчәгебез –шундый булачак, – диде район башлыгы Илшат Нуриев һәм бүләк итеп хезмәт кабинетына тегү җиһазлары алу өчен сертификат, мактаулы укытучылар Роза Хәйретдинова белән Тәнзилә Нуриевага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Вагыйз Минһаҗев мәктәпнең бер сыйныф бүлмәсен җиһазландырырга вәгъдә бирде.

– Безнең Хәсәншәех халкы хезмәт сөючән, тырыш. Заманында чыпта сугып гомер итте. Шул чыпта безне туендыр- ды да, укытты да, хезмәт сөяргә дә өйрәтте, аякка да бастырды. Мәктәпнең дә, авылның да киләчәге матур булсын иде, – диде ул.

– Хәзерге мәктәп коллективы да бик тырыш. Күңел биреп эшли, балаларны яраталар, – диде Мансур Әхмәтов. – 67 ел гомеремнең 60 елы шушы мәктәп белән бәйле, дисәм, ялгышмамдыр. Шунда укыдым, эшләдем, җитәкче буларак та мәктәп белән бәйләнешне югалтмадым, барлык проблемаларны бергәләп хәл иттек.

Марат һәм Мансур Әхмәтовларның мәктәпкә күрсәткән ярдәмнәре зур. Марат Әхмәтов мәктәпкә 1 миллион сумлык сертификат тапшырды.

– Авылда мәктәп, балалар бакчасы булу гына җитми икән. Хәзер бөтен мәктәптә 63 бала белем ала, ә без укыган чорда парлы сыйныфлар бар иде. Авыл яшәсен өчен андагы тормыш дәрәҗәсен шәһәрләр көнләшерлек дәрәҗәгә җиткерергә кирәк, – диде ул.

– Без Хәсәншәех мәктәбенә эшкә килгәндә (50 ел элек) башлангыч сыйныфларда 42шәр бала иде, – дип искә алды ветеран укытучы Гөлнур Минҗанова.

Хатирәләр яңарды, кичә җырлар, биюләр белән дәвам итте.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International