Эссе һәм кыраулы май

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Эссе һәм кыраулы май

Халык сынамышлары гасырлар буена тупланып килгән тәҗрибәгә нигезләнгән. Мәсәлән, 6 июньгә кадәр кырау төшү куркынычы саклана, шуннан соң гына ачык туфракка кыяр, башка җылы ярата торган яшелчәләр утыртырга ярый. Балан чәчәк аткач кырау төшми, монысы да нәкъ шул срокка туры килә.

Быел май кыздырды да, туңдырды да, яңгырлы да булды. Барысы 38,8 мм явым-төшем яуган. 2018 елның маенда ул 11,3 мм (норма – 23 мм) гына булган. 12 майда иң эссе көн теркәлгән – 31,8 градус. Арча метеостанция белгечләре әйтүенчә, туфракның өске катламы 52,5 градуска кадәр җылынган. Иң салкын төн – 25 майда, туфракта 1 градус салкын. 26 майда йокыдан иртәрәк торучылар ап-ак кырауның шаһиты булды.

– Кайбер хуҗалыкларда кукуруз өчәр яфрак чыгарган иде инде, аларны кырау өтәләде, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлегенең баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Бер эссегә, бер салкынга эләккән үсемлекләр стресс кичерә. Аларга өстәмә тукландыру биреп бу халәттән чыгарырга кирәк.

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре тәмамланып килә. Хәзер игеннәрне тәрбияләү эшләре башланып китте. Белгечләр әйтүенчә, көзге культураларның үсеш чоры иртә башланды. Игътибар иткәнсездер, үләннәр дә бер-ике көндә кинәт күтәрелеп китте. “Көз арыш бик кадерле булачак, чөнки республикада да аларның мәйданы нык кимеде, – ди Әхмәт Хәкимҗанов. – Быел бер квадрат метрда 200 үсемлек булган мәйданнар бозылмады. Сирәг-

рәк булган басуларда буш урыннарны чүп үләннәре басып китәчәк. Шуңа күрә чүп үләннәргә каршы гербицидлар белән эшкәртү, яфрактан тукландыру мөһим”.

“Яңарыш”, “Игенче”, “Кырлай”, “Ватан”, “Северный”, “Курса МТСы”, “Кишет” хуҗалыклары бу эшләргә беренчеләрдән булып кереште. Сиптергеч агрегатлар арасында беренче урынны яулаган “Северный” хуҗалыгы тракторчысы Марсель Нәбиев 730 гектарда чүп үләннәргә, 107 гектарда корткычларга каршы эшкәрткән, 600 гектарда яфрактан тукландырган инде.

Игеннәрне саклау чаралары үткәргәндә таләп-ләр төгәл үтәлергә тиеш. Хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар бу турыда умартачыларны алдан кисәтергә бурычлы.

Корткычлар арта тора. Соңгы вакытта ефәк күбәләге дигәне күпләп күренә башлаган урыннар бар икән. Болары агач-куакларга зыян сала. Бу корткычны чөгендер коңгызы (мертвоед), күке, шәүлегән, кызылтүш, тук-ран, күкшә, песнәкләр юк итә. Кошларны күбрәк ияләштерсәк, оялар куйсак, химикатлар азрак кулланылыр, иминлегебез артыр.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International