Арчада булачак яшьләр үзәгенең концепциясе турында фикер алышачаклар

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Арчада булачак яшьләр үзәгенең концепциясе турында фикер алышачаклар

3 июнь көнне 17:00 сәгатьтә Арчада яшьләр мохитенә караган объектларны яңадан торгызу кысаларында «Арча районының Яңа яшьләр үзәге нинди булачак? " темасына иҗтимагый фикер алышу узачак."Фикер алышуда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, шулай ук Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашачак.

Иҗтимагый фикер алышу киләчәктә Арча шәһәре, Банк урамы 26а адресы буенча яшьләр үзәгенә дип каралган бинада узачак. Команда “ми давылы” форматында яшьләр идеяләре тәкъдим ителәчәк. Иҗтимагый фикер алышу кысаларында үзәкне рәсмиләштерү, аның локациясе һәм программа белән тулыландыру мәсьәләләренә кагылачак.

Фикер алышуда барлык Арча районында яшәүче битараф булмаган гражданнар чакырыла. Керү ирекле, әмма катнашу өчен форма ярдәмендә теркәлергә кирәк: clck.ru/GFMg6

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International