Тәрәз төбе саен яран гөл

2019 елның 31 мае, җомга

Тәрәз төбе саен яран гөл

Әле жиде яше дә тулып житмәгән нәни Сәрия өенә кайтып барганда бер капка төбендә мотоцикл күрә. Ничек инде утырып карамыйча йөрәк түзсен. Гаҗәеп тә шук, тиктормас кызый мотоциклга менеп атлана. Тик ул җиргә ава һәм Сәрия аста кала. Ярый әле бу хәлне мәктәптән кайтып килүче 8 сыйныф укучысы Ралиф күреп ала. Ул кызны коткарып кала.

Ни өчен Сәрия сөйләгән бу мизгелне искә төшердемме? Күпме еллардан соң язмыш менә шушы ике кешене кавыштыра. Хатыны ачулана башласа, Ралиф әле дә шаяртып: “Син тавышланма, мин синең гомереңне саклап калган кеше”, – дияргә ярата.

Гомер агымсу кебек, акканын сизми дә каласың. Ул көннән соң күпме еллар үткән. Сәрия үзе хәзер биш бала анасы.

– Мин сигез балалы гаиләдә җиденче бала идем. Әби-бабай белән яшәдек, алардан куркып тора идек. Әнием яшьли вафат булды. Әтием өйләнмичә, бөтенебезне җыеп, ярдәм итеп аякка бастырды, – дип искә ала Курса-Почмактан Сәрия Фәсхиева. – Мин бик шук идем. Малайлар белән уйнап үстем. Минем иң якын дустым, сердәшчем Рөстәм Сабирҗанов булды. Чаңгыда йөрдем, биергә яраттым. Әтинең туганнары кайтса, концертлар оештыра идем. Мәктәптә сәхнәдән төшмәдем. Фәнис Җиһанша белән скетч-лар да уйнап йөрдем әле.

Ралифка кияүгә чыкканда Сәриягә 18 яшь тә тулмаган була. Ул вакытта кыз Казанда элемтә техникумында укып йөри, егет авыл клубында мөдир. “Аерым торып тормышыгыз бозылмасын”, – дип кайнанасы киленен авылга кайтара. Шулай уку йорты ярты юлда кала. Сәрия клубта сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Бер–бер артлы өч кызлары – Сиринә, Ризәлә, Рәмзилә дөньяга килә. Аннан малай булмасмы икән, дип дүртенчесенә тәвәккәлли. Әти–әнисен сөендереп Салават, берничә елдан Сәгыйрь туа.

– Ралиф каршы килеп

карады, тик мин үссүз- лерәк бит, алып кайттым. Сәгыйрьне тапканда миңа 41 яшь иде. Ралиф үзе хәзер балалар өчен нишләргә белми. Менә бит, кызлар бер-бер артлы өйдән чыгып китте, янда малайлар калды, – ди Сәрия.

Әби-бабай булырга да өлгергән инде алар. Олы кызлары онык бүләк иткән. Анысы Арчада яши, агроном-эколог булырга укып чыккан. Икенчесе Казанда суд приставы, өченчесе педагогика көллиятендә музыка бүлегендә белем ала. Малайлар әле яннарында, берсе мәктәптә, икенчесе балалар бакчасында. Бишесенең дә төрле характер. Сиринә белән Салават сабыр, тыңлаучан, Ризәлә белән Сәгыйрь кызурак, Рәмзилә салмаграк, эшне дә акрын, әмма җиренә җиткереп башкара. Сиринә белән Ризәлә спорт белән шөгыльләнгәннәр. Берсе чаңгы, икенчесе ирекле көрәш буенча республика ярышларында җиңүләр яулаган. Ә Рәмзилә өч яшендә үк инде сәхнәдә гаилә белән чыгыш ясаган.

– Балалар өчен күңелем тыныч. Кечкенәдән хезмәткә өйрәттем. Жирәбә салып эш бүлеп калдыра идем. Мин кайтышка барысы да башкарылган була. Кайнанам белән кайнатам да бик булыштылар. Кайнанам, без бергә 15 ел яшәдек, мине бик күп нәрсәгә өйрәтте. Ралиф та күп балалы гаиләдән. Хәзер бөтен туганнары белән якыннан аралашып торабыз. Кайвакыт бәйрәмнәрдә 35әр кешегә җыелабыз, – ди Сәрия.

“Сәриянең өендә эшен балалары эшләп куя, үзенә берни калмый”, – диләр кайбер авылдашлары. Ә аларны хезмәт сөючән итеп кем тәрбияләгән соң?! Баланы кеше иткәнче күпме тырышлык кирәк. Бик авыр вакытлары булган. Җитмәүчелек үзәккә үткән. Аеруча йорт салган елларда. Сөт сатып акча эшләгән. Хәзер дә ике сыерлары, үгезләре, бозаулары бар. Ел да иллешәр баш каз асрый, үрдәкләр, чебиләр алып үстерә. Бакчасы җәй җиттеме гөлгә күмелә. Өендә нинди генә гөлләр юк, нәкъ җырдагыча тәрәз төбе саен яран гөл. Ул өйдә бала гына карап ятмаган бит әле, колхоз эшенә дә чыккан, өч ел ферма мөдире дә булган, яхшы хезмәте өчен республика профсоюз оешмасының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән. Хәзер Сәрия клубны гөрләтә. Ничек барысына да өлгерә?

– Ралиф та бик булыша. Терлекләр карау аның өстендә. Миңа да эш җитәрлек. Аллага шөкер, тик торырга вакыт юк, – ди Сәрия Фәсхиева. – Аннан без гаиләбез белән сәнгатькә бәйле. Элек-электән гаилә ансамбле булып, бәйгеләрдә катнашып йөрдек. Ралиф баянда уйный, җырлый, кызларым да җырлый, үзем биим. Атлар бик яратам. Сабантуйларда атка атланып мәйданга кереп, бәйрәм ачу тантанасында да катнашам әле. Халык үземне хөрмәт итә. Балаларым сау-сәламәт, тигезлегем бар. Бу бәхет түгелмени?!

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International