Җитди мәсьәләләр каралды

2019 елның 31 мае, җомга

Җитди мәсьәләләр каралды

Район Советы даими комиссиясенең һәм район Иҗтимагый советының берләштерелгән утырышы булды. Утырышны район Иҗтимагый советы рәисе Ринат Һидиятов алып барды.

Утырышта авыл хуҗалыгы эшмәкәрлегенә ярдәм итү программаларын тормышка ашыру, мәктәп укучыларының җәйге ялы мәсьәләләре каралды. Авыл хуҗалыгы эшмәкәрлегенә ярдәм итү программаларын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов чыгыш ясады.

– Без сөт җитештерү буенча республикада беренче бишлектә, – дип сөйләде Ренат Гатиятов. – Әмма терлекчелек буенча күрше-тирә районнардан калышабыз. Зур тырышлык кирәк.

Ренат Гатиятов авылларда терлекчелек буенча үз эшен уңышлы алып барган крестьян-фермер хуҗалыкларын, фермерларны, эшмәкәрләрне атады. Үз эшен алып баручыларга ярдәм итүче дәүләт программалары эшләвен, алардан файдаланырга, авыл җирендә эшмәкәрлекне үстерергә кирәклеген басып ясап әйтте.

Мәктәп укучыларының җәйге ялы буенча район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров сөйләде.

– Ял итәргә теләүче балалар лагерьсыз калмый, – дип әйтте ул.

– Аз керемле гаиләләрнең балаларына нинди ял итү мөмкинлеге бар? – дип сорады Илдус

Сәгъдиев.

– Һәр теләгән бала июньдә мәктәп яны лагерьларында 21 көн ял итә. Әти-әниләр 518 сум түли. Яшүсмерләргә, комиссиядә исәптә торганнарга хезмәт лагерьлары оештырыла.

Район мәшгульлек үзәге житәкчесе Рүзәл Мәрдәнов балалар ялы белән бәйле мөмкинлекләр турында мәгълүматлар бирде.

Утырышта балалар сәламәтлеге мәсьәләсе дә күтәрелде. Район балалар табибы Алсу Кузнецова:

– Хәзер 12–18 яшьлек кызларга медицина тикшерүе үткәрелә, – дип сөйләде. – Бу сәламәтлек буенча тайпылышларны вакытында ачыклап дәвалау өчен бик тә мөһим. Балаларның умырт-

ка баганасында кимчелекләр күп. Портфельләр авыр, парталар яшь буенча түгел, көннәр буе телефонда... Күз күреме буенча да проблемалар җитәрлек. Спорт ярышларына барыр алдыннан балаларга һичшиксез медицина тикшерүе үткәрергә кирәк. Ярышлар алдыннан гына тренерлар чабып йөри башлый. Ил күләмендә спорт ярыш-

лары вакытында үлем очраклары булып тора. Мондый фаҗигадән безне әлегә Аллаһы Тәгалә саклый. Сәламәтлеге буенча “Ана һәм бала”, балаларның үзләре өчен генә дә сәламәтлекне ныгыту шифаханәләренә юлламалар булып тора. Мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина 16 яшьтән узган яшүсмерләрнең, килешү нигезендә хезмәт итеп, акча эшләү мөмкинлеге турында әйтте. Опекага һәм тәрбиягә алынган андый 15 бала бар.

“Роспотребнадзор” төбәк идарәсенең вакытлыча җитәкче вазифаларын башкаручы Ольга Фәхретдинова җәйге лагерьларда санитария-гигиена таләпләрен үтәү мәсьәләсенә бик җитди карарга чакырды.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International