Печәннәре җитәр бер заман
Авылда эшләр берсен-берсе куып җитеп кенә тора. Чәчүне төгәлләп бетерәбез дип йөргәндә печән өсте дә килеп җиткән, ләбаса.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин, үсемлекчелек бүлеге киңәшчесе Раил Шакирҗанов белән азык әзерләүгә багышланган киңәшмәгә барыш. Юл уңаеннан күпьеллык үлән басуларына тукталабыз, Раил киңәшмәдә күрсәтү өчен төрле үлән үрнәкләре ала. “Менә бу басуда ашламаны “Туман” агрегаты белән сипкәннәр иде. Кындырак үләне чәчкечләр белән керткән басулардагылардан күпкә кыскарак, – диде ул. – Менә бу икееллык люцерна, ул өч еллыкныкыннан куерак та, озынрак та”.
Белгеч болар турында хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлар алдында бик аңлаешлы итеп сөйләде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов та катнашты. Бирегә килгәнче ул “Яңарыш”, “Казанка”, “Северный” хуҗалыкларының терлек азыгы әзерләү техникасын карады.
– Әлеге хуҗалыкларда әзерлек начар түгел, – диде ул. – Башка хуҗалыклар да әзерлекне шул дәрәҗәгә җиткерсәләр, әйбәт булачак.
Министр урынбасары алда торган бурычларны тәгаенләп узды.
– Хезмәткә түләүгә аеруча игътибар итегез, – диде ул. – Механизатор һәр көнне күпме акча эшләгәнен белеп торсын. Хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү шулай ук иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.
Район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Мулләхмәт Әскәров, Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов та кешеләр иминлеген саклау, куелган таләпләрне үтәү кирәклеге турында сөйләделәр.
Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин сыйфатлы азык әзерләү технологиясен аңлатты.
Әлеге киңәшмә “Ватан” хуҗалыгы басуында үтте. Бу хуҗалыкта игенчелек технологиясе югары. Матур булып тишелеп чыккан сабан басуларына карап сок- ланмый мөмкин түгел. Күпьеллык үләннәрне дә дүрт елдан артык тотмыйлар. “Бу технологияне саклау җиңел түгел, әмма нәтиҗәсе әйбәт”, – диде баш агроном Габдрәис Рамазанов.
Азык әзерләүдә катнашачак техника да тезеп куелган иде. Әзерлекне әйбәт, дип бәяләделәр.
Якындагы көннәрдә барлык хуҗалыкларда да терлек азыгы әзерләү техникасын кабул итү уздырылачак.
Ильяс Фәттахов