Арча муниципаль районы Сабантуе программасы

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Арча муниципаль районы Сабантуе программасы

9 июнь 2019 ел, Арча шәһәре, стадион

Бәйрәмне ачу

 (10.00-11.00)

- Арча муниципаль районы җитәкчесе И.Г.Нуриевның котлавы.

Сабантуй флагын күтәрү

Кыр батырларын һәм алдынгы терлекчеләрне бүләкләү

Бизәлгән җигүле атларны мәйданга кертү.

Бәйрәм концерты                  (11.00-17.00)

Массакүләм спорт чаралары (11.00-17.00)

- милли көрәш: балалар (3нче сыйныфта укучыларны кертеп), яшүсмерләр (40 кг.га кадәр, 45 кг.га кадәр, 50 кг.га кадәр, 55 кг.га кадәр, 60 кг.га кадәр, 65 кг.га кадәр, 70 кг.га кадәр, 75 кг.га кадәр, 75 кг.нан югары, ветераннар, зурлар (65 кг.га кадәр, 75 кг.га кадәр, 85 кг.га кадәр, 95 кг.га кадәр, 95 кг.нан югары) арасында.

- кул көрәштерү: ирләр (70 кг.га кадәр, 80 кг.га кадәр, 80 кг.нан югары), хатын-кызлар (60 кг.га кадәр, 70 кг.га кадәр, 70 кг.нан югары).

- гер күтәрү (ирләр, хатын-кызлар, яшүсмерләр арасында)

 - ераклыкка сикерү (ирләр, хатын-кызлар арасында)

- волейбол (ирләр, хатын-кызлар арасында)

- пляж волейболы (ирләр, хатын-кызлар арасында)

- мини-футбол (ирләр арасында)

- өстәл теннисы (ирләр, хатын-кызлар арасында)

- бокс

- петанк

- аркан тартышу

- таяк тартышу

- теннис

- стритбол

- бочче

- шахмат ярышлары (ирләр, хатын-кызлар арасында)

- туры колгага менү

- авыш колгага менү

- көчлеләр сынашуы (экстрим): авыр таш күтәрү

Халык уеннары:                     (11.00-17.00)

Чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашык-ка йомырка куеп йөгерү, күзләрне бәйләп бүләкләр кисеп алу, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, бүрәнәдә капчык белән “сугышу”, күзләрне бәйләп кадак кагу, “торба аша” чыгу, сулы чиләктән алма алу, “чаңгыда йөрү”, озын аякта узышу, ласт киеп йөгерү, коймак ашау, әтәч тоту, күзләрне бәйләп капчык сугышы, катыктан акча эзләү һ.б. уеннар.

Ат чабышы: эш атлары, ярымчиста һәм чиста чабыш атлары арасында.             (13.00-14.00)

Бәйрәм бәйгесе: җигүле бизәлгән атлар арасында конкурс.

Кече сәхнәләрдә

 (11.00.-17.00)

- үзешчән, һөнәри сәнгать осталары чыгышы.

- сәнгать мәктәбе укучылары чыгышы.

- вокаль-инструменталь ансамбленең чыгышы.

- балалар бакчалары учреждениеләре чыгышы.

Аттракционнар: балалар өчен уен мәйданчыгы, җигүле атларда йөрү, электромобильгә утырып йөрү, батут, тир һ.б.

 

Төрле сәүдә нокталары, кафе, бәйрәмгә багышланган сувенирлар һәм сәнәгать товарлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International