Якыннарыгыз көтеп торганны онытмагыз

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Якыннарыгыз көтеп торганны онытмагыз

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча видеоконференция режимында Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясе утырышы булды. Анда җәяүлеләр һәм транспорт белән идарә итүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм пассажир, мәктәп автобусларын куркынычсыз файдалану турында сүз барды.

Бу юнәлештә безнең районда эш ничек тора? Шушы сорауга җавап эзләп без Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗинга мөрәҗәгать иттек.

– Бүгенге көндә безне бик борчыганы – юл һәлакәтләре саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 25 процентка артты. Узган елның биш аенда 8 юл–транспорт һәлакәте теркәлеп, шуларда 2 кеше һәлак булып, 10 кеше тән җәрәхәте алса, быел 10 юл–транспорт һәлакәтендә 4 кеше һәлак булып, 12 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алды. 3 юл–транспорт һәлакәте балалар катнашында булды. Узган ел бу чорда балалар катнашында һәлакәт теркәлмәгән.

– Юл–транспорт һәлакәтләренең төп төрләре нинди?

– Беренче чиратта җәяүлеләр белән бәйле юл–транспорт һәлакәтләре турында әйтеп үтәсем килә. Биш айда гына да 5 җәяүлене бәрдерделәр. 2се бала. Шуларда 2 җәяүле һәлак булды. Сәбәпләре – кич белән караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементларсыз йөрү, тиешсез урында юлны аркылып чыгу. Чагыштыру өчен – узган ел биш айда 1 җәяүлене бәрдергәннәр иде. Аннан исерек килеш руль артына утыру. Күпербаш юлында булган юл–транспорт һәлакәтендә 2 кеше үлде.

– Юл–транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан нинди эш башкарыла?

– Бу юнәлештә аңлату эшләре алып барыла. Газетага язабыз, радио аша чыгыш ясыйбыз. Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга беркетмә генә төзеп калмыйбыз, алар белән сөйләшәбез, яхшылап аңлатабыз, киңәшләр бирәбез. Җыелышларда чыгышлар ясыйбыз. Күптән түгел киңәшмәдә укытучылар белән сөйләштек. Тәкъдимебез – һәр укытучы дәрес ахырында берничә минутын шушы темага багышласын, балаларны кисәтеп, яктылык кайтаручы элементларның барлыгын тикшерсен иде.

Ай саен “Тоннель” операциясе оештырыла. Булган һәлакәтләрне анализлаганнан соң төрле юнәлештә үткәрәбез.

Хәзер исерек килеш машина белән идарә итүчеләргә карата чаралар тагын да катгыйланды. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсе нигезендә икенче тапкыр алкогольле эчемлек кулланып юлга чыгучыларга карата җинаять эше кузгатыла. Узган ел шундый 2 эш каралса, быел 5 кешегә җинаять эше ачылды.

– Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балаларга карата да беркетмә төзеләме?

– Аларга карата махсус кәгазь тутырыла һәм турыдан-туры мәктәпкә җибәрелә.

– Хәзер каникуллар. Җәйге лагерьлар ачыла. Аларда нәрсәләр планлаштырасыз?

– 6 июньдә Шушмабашта палаталы лагерь ачыла. Шул көнне биредә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча әңгәмә уздырабыз. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ел дәвамында очрашулар, бәйгеләр үткәрелә. 600 балага яктылык кайтаручы элемент өләшенде.

– Видеокиңәшмәдә автобуслар турында да сүз барды.

– Балалар йөртүче автобусларга карата игътибар аеруча зур булачак. 1 июльдән һәрберсенең лицензиясе булырга тиеш.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International