Алар – иң осталар
“Курса МТСы” ширкәтенең Алан авылы егете Рәмис Шәрәфиев узган ел район сабанчылары бәйгесендә җиңүче булган иде. Быелгы ярыш аның туган авылы басуында уза. Рәмиснең тормышында узган елгы бәйгедән соң зур үзгәрешләр булган, өйләнгән, яшь гаиләләргә булышу программасы буенча йорт җиткереп килә.
Рәмис быел да әйбәт әзерләнгән, аның тракторы башкалардан аерылып тора, ике ягында Россия, Татарстан флаг- лары җилферди. Әтисе Татарстанның атказанган механизаторы Әхәт Шәрәфиев тә улы өчен борчылып йөри.
Табигатьнең искиткеч матур почмагында үтте сабанчылар ярышы. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре алдагы көнне янәшәдәге пар басуында кишәрлекләр бүлеп куйганнар. “Тракторчыларның күбесе кичтән үк килделәр, – ди “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Мондый бәйгенең бездә узуына шат без”.
Рәүф Гыйлаҗетдинов районда озак еллар эшләүче, тәҗрибәле, җиде кат уйлап эш итүче җитәкче. Сука агрегатларын ашыга-ашыга юк иткәндә курсалар аларның берсенә дә тимәде. “Бүген безнең 12 сука агрегаты бар, – диде җитәкче. – Без комбайннарның аеры ургычларын да саклап калдык, тормыш аларның да бик кирәклеген күрсәтте. Сабанчылар ярыш- ларын һәр хуҗалыкта үткәрә башларга кирәк”.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов бәйгеләрне “МТЗ” тракторлары арасында гына түгел, куәтлерәк тракторлар арасында да уздырырга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов кишәрлекләрдә җир эшкәртүнең сыйфатын үзе карап, бәяләп йөрде. “Мондый бәйгеләр бик кирәк, – диде ул. – Җир сукалау күп чыгымнар сорый торган эш, ягулык та күбрәк китә, әмма соңгы нәтиҗә – уңыш моның кирәклеген раслый”.
Район башлыгы Илшат Нуриев механизаторларга, җитәкчеләргә, белгечләргә язгы кыр эшләрендәге фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерде. Басуларда матур булып игеннәр күтәрелеп килә, терлек азыгы әзерләү башланды. Әлегә табигать шартлары да бик уңай килә.
“Ростехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов, район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Муллахмәт Әскәров башта бәйгедә катнашачак тракторларның әзерлеге, механизаторларның документлары тәртиптә булуын тикшереп чыктылар. Болары да бик мөһим бит.
Менә тракторлар үз кишәрлекләренә барып туктады. Кемгә нинди номер туры киләчәген жирәбә салып ачыклаганнар иде. Хәзер уртадан беренче буразнаны дөрес итеп салырга кирәк. Күп нәрсә шуңа бәйле. Һәр хуҗалыкның агрономы үз механизаторларына булышып йөри. Комиссия әгъзалары буразнаның турылыгын карап, тирәнлеген (20 сантиметр, плюс, минус 2шәр сантиметр) үлчәп бәя бирә, баллар куя. Туры, матур итеп эшләнгән кишәрлекләрне күргәч куанып куясың.
Барлык эшләр төгәлләнгәч комиссия җиңүчеләрне игълан итте. “Иң яхшы сабанчы – 2019“ район конкурсының җиңүчесе – “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте тракторчысы Радик Фәйзрахманов! Икенче урында “Северный” ширкәтеннән Валентин Петров, өченче урында “Курса МТСы”ннан Рәмис Шәрәфиев.
“Игенче” ширкәтеннән Айрат Габделхаков – “Иң югары һөнәри осталык”, “Кызыл Яр” ширкәтеннән Мөбарәк Касыймов “Иң тәҗрибәле”, “Яңарыш” ширкәтеннән Фирдүс Мортазин “Иң яшь”, “Тукай” ширкәтеннән Рүзәл Әюпов “Иң яхшы әзерләнгән агрегат”, “Ашыт” хуҗалыгыннан Илгиз Галәветдинов “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы” номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар.
Җиңүчеләр барысы да бүләкләр алдылар. Конкурста катнашкан һәр механизатор бүләк белән кайтып китте. Иганәчеләрне дә рәхмәт әйтеп бүләкләделәр.
Ильяс Фәттахов