Товарны чексыз да кире кайтарып була

2019 елның 5 июле, җомга

Товарны чексыз да кире кайтарып була

Кибеттән әйбер алганда, аны кире тапшырырга туры килмәгәе дип сирәк уйлыйбыз. Өйгә кайтып, тагын бер барлап карагач, әлеге товарның төрле сәбәпләр аркасында яраксыз булуы ачыклана. Ә чегы, инде ияләнелгән гадәт буенча, ташланган. Чегы булмаган товарны ничек кире кайтарырга? Мондый очраклар күп кеше тормышында булгандыр, чөнки без һәммәбез сатып алучы.

Шулай да, мондый очраклардан чыгу юлы булмый калмас дигән фикер белән Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллинага мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгечә аңлатма бирде.

— РФ Законының “Кулланучылар хокукын яклау турында”гы 25нче маддәсе буенча, сатып алынган көненнән саналып, ике атна эчендә товарны кире кайтарырга яки алмаштырырга мөмкин. Бу очракта төп шарт булып товарның рәвеше саклануы, этикеткасы, квитанциясе яки касса чегының булуы мөһим яисә товар 1998 елның 19 гыйнварында гамәлгә кергән 55 номерлы РФ Хөкүмәтенең азык-төлек товары булмаган кире кайтарылмый һәм алмаштырылмый торган товарлар исемлегендә булмаска тиеш.

Шулай да кыен хәлдән чыгу юллары бар, алар түбәндәгечә: товарны кире кайтарганда сатучы адресына ике нөсхәдә дәгъва язарга кирәк. Документның югары өлешендә оешманың тулы юридик атамасын күрсәтү мөһим. Мәгълүматны кибет хезмәткәрләреннән яки сәүдә ноктасындагы мәгълүмат тактасыннан алырга мөмкин. Алга таба сатып алучы турында мәгълүматлар (исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, телефон номеры), дата һәм сатып алынган вакыт күрсәтелә. Әйберне кире кайтарганда төп сәбәп булып размерының, рәвешенең, төсенең, фурнитураның туры килмәве тора. Әгәр сатып алучы товарны кызулык белән уйламыйча алып, хәзер хатасын таныганлыгын һәм акчасын кире алырга теләвен язса, бу сәбәп булып саналмый. Әгәр алмаштырырга уйласагыз, гаризада үзегезгә кирәкле төсен, рәвешен, размерын күрсәтергә кирәк. Ике нөсхәгә дә кул кую, мөрәҗәгать иткән көннең датасын язу сорала. Әгәр товар алганга чегыгыз яки дәлилләүче башка төрле документыгыз югалса, инструкцияне, гарантия талонын, сәүдә ноктасының реквизитлары күрсәтелеп тамга куелган техник паспортын күрсәтергә мөмкин. Хәтта фирма скотчы белән ябыштырылган гадәти тартма да сезнең товарны әлеге кибеттән сатып алуыгызны дәлилләргә мөмкин. Кулыгызда сатып алынган товар гынамы? Бу очракта сез шаһитлар күрсәтмәсенә таяна аласыз. Әгәр сез мөрәҗәгать иткән көнне сатуда андый товар булмый икән, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм әлеге товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруын таләп итәргә мөмкин. Акча товар кире кайтарылганнан соң өч көн эчендә кире кайтарыла. Сатып алучы белән сатучы арасындагы килешү буенча  товарны, андый әйбер сатуга кабат чыккач алмаштырыла. Товарның сатуга чыкканлыгы турында сатучы тиз арада сатып алучыга хәбәр итәргә тиеш. Нинди очрак була калса да, без закон буенча консультация биреп, кулланучыга ярдәм итәргә әзер.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International