Туганлык җепләре өзелмәсен
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Безнең районда мәхәббәтләренә тугры калып, озак еллар тату һәм матур гомер иткән гаиләләр бик күп. Аларның һәрберсе мактауга лаек һәм яшьләргә үрнәк булып тора. Бүген без шундый гаиләләрнең берсе белән таныштырабыз.
Фәридә һәм Альберт Князевлар турында “Көньяк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Эльвера Сергеевадан ишеттек. “Барлык балаларын, онык- ларын җыеп, урамда гаилә бәйрәме оештыралар. Алты балага бөтенесе 33 онык һәм оныкчык. Үрнәк гаилә дә бу. Капка төпләре дә җәен җәннәт бакчасына әверелә. Алар турында газетада язарлык,” – диде ул. Гаилә бәйрәме үткәрү хәзер яңалык түгел. Алар турында нәрсә язарга була? Башта шундый уй кайнады. Бәйрәмендә катнаша алмасам да, соңыннан Князевлар белән танышып карарга булдым һәм Арча станциясенә Таҗи Гыйззәт урамына юл алдым.
Хуҗалар өйдә юк иде. Капка төпләрендәге “җәннәт бакчасына” күз төшердем. Чыннан да искиткеч бит. Яшеллек, чәчәкләр арасында әкия- ти дөнья барлыкка килгән. Бу турыга сандугач оялап, иртән сайрап уята, дисәләр дә ышанырлык, билләһи. Хуҗа алтын куллы кеше икән. Беренче фикерем шул булды.
– Хыялым су буенда яшәү, чыршы утырту иде. Су буена урнашып булмаса да, чыршыны утырттым. Кышын күршеләр белән җыелып бизәп тә куябыз үзен. Бәйрәм көннәрендә янына бала-чага җыела. Ә җәен капка төбендәге бакчаны бизибез. Фәридә белән бергә. Ел саен бер әйбер ясап куям. Тегермән, эскәмия, кое, аккошлар суда йөзә, ләкләк бала чыгара, әтәч читәнгә менеп кунаклаган... Ә яшелчә, җиләк-җимеш бакчасында слива, чикләвек агачлары, виноград үсә, – дип аңлатты Альберт Князев.
Бәйрәмне үткәрүнең төп идеясе – гаилә традицияләрен дәвам итү һәм ныгыту, гаилә байлыкларын саклау.
– Без гаиләдә алты бала, биш кыз, бер малай үстек. Барыбыз да Арчада яшибез. Хәзер туган туганны белми бит. Безнең алай булмады. Очрашып, аралашып торабыз. Бәйрәмнәрдә бергә җыелабыз. Быел беренче тапкыр әниебез Фирдәүсә һәм әтиебез Степан Иванович истәлегенә гаилә бәйрәме үткәрергә булдык. Әтиебез КСМда, КБОда, әниебез Фирдәүсә коммунальный- да эшләде. Бик матур гомер иттеләр. Алты бала тәрбияләп үстерделәр. Алты балага хәзер 33 онык һәм оныкчык бар. Барысын да җыйдык. Киләчәктә дә шушы традицияне дәвам итсеннәр, бер-берсен белсеннәр, – диде хуҗа.
Бу бәйрәм кече сабантуйга ошаган. Онык, оныкчыклар шигырьләр дә сөйләгәннәр, җырлаганнар, уйнаганнар, бүләкләр дә алганнар. Шашлыклар, пылау пешереп тә сыйланганнар.
– Күңел ачу чараларын оештыручы укытучы булып эшләгән сеңелкәшем Ләлә. Күршеләрне дә чакырган идек, чыкмадылар, оялдылар, – ди Альберт әфәнде. – Киләсе елларда бу бәйрәмне дәвам итәргә планлаштырабыз. Очрашу өчен дә бер сәбәп бит ул.
Альберт Князев бик озак еллар Яңа Чүриле психоневрология интернатында шофер булып эшләгән. Әтисенең туган авылы да шул якта – 26нчы квартал. Сеҗе янында урман эчендә урнашкан бу авыл күптән юк инде. Әмма Альберт әфәнде аны әле дә сагынып искә ала.
– Без анда очрашуга кайтабыз. Бергә уйнап үскән яшьтәшләр җыела. Ел саен. Июльнең соңгы шимбәсендә, – ди Альберт Князев. – Зиратын да карап торабыз. Анда чип-чиста, тәртип.
Менә шундый изге күңелле, тиктормас, тырыш, бераз гына хыялыйрак та кеше белән танышып кайттым. Тормышлары да гөрләп бара. Туганлык җепләре дә нык. Әти-әниләре турында да онытмыйлар. Киләчәктә дә шундый рухта дәвам итсен өчен гаилә традицияләрен дә саклыйлар.
– Бу бәйрәм – кече буын өчен. Өлкән буын гомер буе тормыш юлын бергә үтте. Бергә ял иттек, эшләдек, кайгыларны да, шатлыкларны да уртаклаштык, ярдәмләшеп яшәдек, бәхетле минутларыбызда бергә булдык, – диделәр Фәридә һәм Альберт Князевлар. – Балаларыбыз, оныкларыбыз да өлкән буын вәкилләрен, әби-бабайларын онытмасыннар, аларны исемнәре белән белсеннәр, иске фоторәсемнәрдә танысыннар, ә безнең гаиләләр арасындагы элемтә тагын да ныгысын, аны оныкларның балалары да дәвам итсен иде. Безнең максат шул.
Гөлсинә Зәкиева