Юридик затлар тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан сатып алуларның еллык минималь күләме артты

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуларда кече һәм урта эшкуарлык субъектларының катнашу үзенчәлекләре, мондый сатып алуларның еллык күләме һәм күрсәтелгән күләмне хисаплап чыгару тәртибе турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 1 августындагы 1001 номерлы карары белән 2020 елның 1 гыйнварыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан юридик затлар тарафыннан сатып алуларның минималь еллык күләме заказчылар тарафыннан сатып алулар нәтиҗәләре буенча төзелгән шартнамәләрнең гомуми еллык күләменең 18% тан 20% ка кадәр артты.

       Шул ук вакытта КУЭ субъектлары катнашкан сатып алулар нәтиҗәләре буенча заказчылар белән КУЭ субъектлары тарафыннан төзелгән шартнамәләрнең еллык бәясе сатып алулар нәтиҗәләре буенча заказчылар тарафыннан төзелгән шартнамәләрнең гомуми еллык бәясе 15% тан 18% ка кадәр артты.

 

Арча районы прокуроры ярдәмчесе,

юрист 1 класслы юрист                                                                 Д.А. Низамов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International