Бу очракта сатып алучы товарны бәя этикеткасында күрсәтелгән бәядән алырга хокуклы.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Закон нигезендә сатучының товар турында (шул исәптән аның бәясе турында) кирәкле һәм дөрес мәгълүматны үз вакытында һәм аңлаешлы итеп кулланучыга җиткерергә тиешлеге билгеләнә.
Сатыла торган товарның бәясе бәя этикеткасында күрсәтелергә тиеш. Бәя этикеткасы оферта, ягъни сатып алу өчен рәсми тәкъдим булып тора, шуңа күрә сатучы товарны сатып алучыга офертада күрсәтелгән бәядән сатарга бурычлы. Сатып алу инде башкарылган икән, сатучы бәядәге аерманы кире кайтарырга тиеш.
Кассада товарны башка бәядән сатканнар икән, иң беренче чиратта кибет администраторына мөрәҗәгать итәргә, бу хәл турында хәбәр итәргә һәм товарны бәя этикеткасында күрсәтелгән бәядән сатуны таләп итәргә кирәк.
Администратор мөрәҗәгатькә игътибар итмәсә, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын сорарга кирәк, анда әлеге хәлнең датасын, вакытын, товарның атамасын, бәя этикеткасындагы сумманы һәм чекны, үзеңнең контакт мәгълүматларын язырга кирәк. Дәлил буларак бәя билгесен фотога төшерә аласыз.
Моннан тыш, сатып алучы "Роспотребнадзор"ның территориаль органына яисә Интернет челтәрендәге рәсми сайт аша язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Арча районы прокуроры ярдәмчесе,
1 класслы юрист Д. А. Низамов