Киттеләр

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Республикада армия хезмәтенә язгы чакырылыш бара. Без республика хәрби комиссариатындагы райондаш егетләр белән телефон аша әңгәмә кордык

14 июньдә әти-әниләре Арчадан армиягә озатып калган Шурабаш егете Андрей Александровтан Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәр өчен 19 июньдә Казаннан юлга кузгалды. Егет үзенең Кемерово өлкәсенең Юрга шәһәренә китәчәген республика хәрби комиссариатына килгәч белгән.

Армиягә китүчеләр элек-электән районнардан республика хәрби комиссариатына җыела. Анда ничә көн торасыларын районнан киткәндә белми әле егетләр. Элек ул көннәрдә әти-әниләре белән күрешү, сөйләшеп утыру мөмкинлеге дә бирелгән. “Көндезге 2 дән соң икешәр сәгать аралашу мөмкинлеге бар иде, тик пандемия сәбәпле очрашулар туктатылды”, — ди Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов.

Алмаз Әгъзәм улы 10 көн дәвамында хәрби хезмәткә язгы чакырылыш буенча республика җыелу пунктында комендант булып торган. Республика хәрби комиссариатында китәсе көннәрен якынайтучы егетләр белән безнең телефон элемтәсе аша аралашуны да Алмаз Әгъзәм улы оештырды. Егетләр белән сөйләшкәндә газиз баласын армиягә озатучы әти-әниләрне борчый торган сорауларга җавап алырга тырыштык. “Егетләр үз теләкләре белән китә”, — ди хәрби комиссар. Чыннан да шулайдыр, чөнки  армия хезмәтенең тормыш сабагы бирүен алар кечкенәдән ишетеп үсә, җитмәсә, хәзер армия хезмәтен үтмәүчеләргә эшкә урнашу да кыен. “Үзем теләп китәм, — ди Шурабаштан Андрей Александров, — 4 ел  элек абыем хезмәт итеп кайтты. Ул да барырга киңәш итте. Бүген армиядән кайтачак дус-тым Женя белән аралашып тордык, ул да армия хезмәтен узарга кирәклеге турында һәр сөйләшүдә әйтте, “Армиядә тормышны аңлыйсың”, — ди”.

— “Дедовщина” булырга мөмкин дип уйламыйсыңмы? — дип сорыйм.

— Юк, уйламыйм, булыр дип курыкмыйм.

— Ә бу көннәрдә хәрби комиссариатта шәһәр балалары кыерсытмадымы?

— Юк, монда тыныч. Җаваплы өлкән хәрбиләр дә күзәтеп тора. Монда казармада яшибез. Шартлар әйбәт, бәдрәф, душ бар. Җылы, казарма чиста.

— Көнегезне ничек уздырасыз?

— Күбрәк залда кино карыйбыз. Ишегалдына чыгып йөрсәң дә була, анда күп спорт төрләре буенча шөгыльләнү өчен уңайлы уен мәйданчыклары бар. Тик анда сирәк чыктым.

Андрейдан соң Рамазан Лотфуллин белән сөйләштек. Рамазан Иске Ашыт егете икән, 18 яшьтә. Гомумән, аралашкан егетләрнең һәммәсенә 18 яшь. Арча агросәнәгать көллиятенең Арчадагы филиалын тәмамлап киткән. Аның төзүче белгечлеге өчен бирелгән дипломын әти-әнисе килеп алачак.

— Машина йөртүче булып хезмәт итәчәкмен. ДОСААФта укып машина йөртү таныклыгы да алган идем. Хәрби комиссариат укытты, — ди 20 июньдә Казаннан кузгалган, Самарада хезмәт итәчәк Рамазан. — Киткәндә киеп килгән киемнәрне әти-әниләргә бирәбез. Якыннары килмәүчеләр киемнәрен, адресын язып калдыра, аны Арчага хәрби комиссариатка җибәреп, әти-әниләргә тапшырачаклар, диделәр.

— Өйдән нинди киемнәр белән киткән идегез?

— Хәрби комиссариатта уңайлы кием кияргә куштылар, мин үзем кроссовки, спорт костюмы киеп киттем.

— Казанга килгәч киемнәр бирделәрме?

— Әлегә бирмәделәр, китәр алдыннан бирергә тиешләр.

— Көнегез ничек башлана да, ничек дәвам итә ?

— Иртән 6 да торабыз, юынабыз, аннан рәткә тезеләбез. Иртәнге аштан соң залда кино карыйбыз. Әбәт, тагын кино.Кич 9 да йокларга ятабыз.

— Йокы сәгатьләрендә борчучы, рәнҗетүчеләр юкмы?

— Юк. Казармада тыныч йоклыйбыз, зарланырлык түгел.

Арча егете Эмиль Фатыйхов та дипломлы белгеч булып китә — махсус урта белем бирү уку йортында укып, юрист белгечлеге алган. Аңардан, армиягә киткәндә юл биштәренә ниләр тутырып китүе турында сораштык.

— Хәрби комиссариаттан бер көнгә җитәрлек, бозылмый торган ризык алырга куштылар. Мин күбрәк җиләк-җимеш тутырдым һәм көн иткәндә иң кирәкле әйберләрне.

— Монда нинди ризыклар белән тукланасыз? Тамагыгыз туямы?

— Монда швед өстәле, теләгәнне алып ашарга була. Көнгә өч тапкыр ашаталар, 2 төрле аш, икенчегә чыга торган ризыклар, чәй эчәргә кәнфит, печенье кебек баллы ризыклар да бар. Тамак туя.

Алмаз Борһанов сау-сәламәт егетләр үстереп, армия хезмәтенә яраклы итеп әзерләгәннәре өчен әти-әниләргә, уку йорты җитәкчеләренә, укытучыларга, район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерә. “Егетләрнең армиягә алынуы — тормыш индикаторы. Аларның үз теләге белән илне сакларга китүе — илебезнең тынычлыгы. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләп үстерүдә мәктәпләрнең, уку йортларының көче зур. 18 яшькә кадәр тәрбияле, сәламәт бала үстерү әти-әни өчен зур хезмәт. Кызганыч, армиягә бару яшенә җиткәннәр арасында авыру егетләр күп”,  — ди ул.

Егетләргә әле өйләреннән киткәнче үк хәрби комиссариаттан өч сим карта бирелгән: үзенә һәм әти-әнисенә. Шулар аша аралашалар.  “Армиягә тормышта авырлыкларны җиңәргә өйрәнергә дигән хыяллар белән китәм”, — ди Рамазан. Һәм әти-әниләрдән башка яшәп, мөстәкыйльлеккә, чыдам булырга, сабырлыкка өйрәнергә дип тә өстисе килә. Бер елдан әти-әниләргә исән-сау хәрби бурычларын үтәп кайткан чын ир-егетләрен горурланып каршыларга язсын.

 

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International