Арча районы прокуратурасы авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар белән эшкәрткәндә экология законнарының тупас бозылу фактларын ачыклады.
Арча районы прокуратурасы “Кишет”, “Игенче”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә пестицидлар һәм агу химикатлары белән эшләгәндә законнарның үтәлешен тикшерде һәм агу химикатларын саклау һәм файдалануда санитар-эпидемиологик кагыйдәләр бозылуы билгеле булды.
“Кишет” ширкәтендә яну һәм шартлау куркынычы булган агрохимикатлар ачык һавада, ә сыек, порошоксыман препаратлар бер бинада өемдә саклана. Биредә һәм “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә түгелгән пестицидларны нейтральләштерә торган чаралар юк, ә склад мөдирләре хәтәрлек классын, эш итү кагыйдәләрен, агулану очракларында беренчел ярдәм күрсәтү чараларын белмиләр.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук, СанПИН кагыйдәләрен бозып, эшләр башланыр алдыннан һава температурасын, дымлылыгын һәм җилнең тизлеген үлчәмиләр, метеорологик приборлар юк. Хезмәткәрләрне пестицидлар белән һөнәри һәм гигиеник әзерлексез эшләтәләр, аларга даими медицина каравы үткәрелми.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Кишет” ширкәтенә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.3 маддәсе 1нче өлешендә күздә тотылган административ хокук бозулар турында эш кузгатылды һәм карау өчен “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча территория бүлегенә җибәрелде. Шулай ук агрофирмалар директорлары адресына ачыкланган тәртип бозуларны бетерүне таләп итеп гариза җибәрелде.
Моңа кадәр прокуратура районның барлык авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләрен пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эш иткәндә закон таләпләрен бозарга ярамавы турында кисәткән иде. Массакүләм мәгълүмат чараларында, шул исәптән район газетасында да агу химикатларын куркынычсыз саклау, куллану һәм утильләштерү таләпләре аңлатып язылды.
Эльвира Мозафарова, Арча районы прокуроры ярдәмчесе, 3 класслы юрист