Хәерле сәгатьтә! “Без- Тукай оныклары” лагере үз эшен башлап җибәрде.

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Каникуллар балалар буш вакытының шактый өлешен тәшкил итә. Бу чор-балаларның иҗади байлыкларын үстерү, шәхси мөмкинлекләрен камилләштерү, мәдәни кыйммәтләр белән баету, үз планнарын тормышка  ашыру өчен иң кулай вакыт. Каникуллар - уеннар, күңел ачу, үзең теләгәнчә эш төрләрен сайлый алу, ел буена җыелган киеренкелектән арыну, сәламәтлекне ныгыту өчен бик зур мөмкинлек тудыра.  Бу  чор – балаларның ирекле аралашу вакыты да.  Аңлашыла ки: әти- әни үз баласының, вакытын буш эшләр белән үткәрмичә, йә авылда әби- бабайга өй эшләрендә ярдәм итеп, хезмәт тәрбиясе алуын, йә җәйге аланнарда файдалы ял итүен тели.

Бу җәһәттән Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы программаны тормышка ашыру максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы төрле олимпиадаларда, конкурсларда, конференцияләрдә актив катнашкан   укучылар өчен ел саен җәйге тел өйрәнү лагерьлары оештыра.  Лагерьның максаты да- татар мохитле ял   оештыру. Әлбәттә, татар мохите дигәч, укучыларны татар тарихы, мәдәнияте, әдәбияты белән таныштыру да, татар телен үстерү-камилләштерү дә, әби- бабаларыбыздан калган мирасны, гореф-гадәтләрне, йолаларны искә төшерүне дә, тәрбия мәсьәләләре дә күз алдында тотыла һәм шул юнәлештә эш алып барыла. Әлеге лагерь ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы , Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе, Арча педагогия көллияте тарафыннан оештырылды.

 Районыбызның  200 яшүсмере  14 көн буена  файдалы һәм кызыклы ял итәчәк.

27 июль көнне “Без - Тукай оныклары”  лагерен ачу тантанасында Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров, җаваплылыгы чикләнгән “Айракс” үзәге директоры Локманов Әгъләм Тәвис улы, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте директоры Лилия Надир кызы Мусина катнашты. Алар балаларны бәйрәм белән котладылар, күңелле , файдалы ял теләделәр. Тантана әйдаманнарның җыр-биюләре белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International