Быелгы оста машина йөртүче кем?

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Районда җәй уртасында ел да гүзәл затларны дулкынландыра торган бер ярыш була. Аларның автомобиль йөртү, юл йөрү кагыйдәләрен белү осталыгын сыный торган бәйге ул.

Катнашырга теләүчеләр аңа алдан  әзерләнә башлый, юл йөрү кагыйдәләре буенча даими рәвештә белемнәрен ныгыта. Һәм тырышлыклары бушка китми — ел да яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Конкурсны оештыручыларга кайчак сайлап алырга да кыен, кемдер бер балл белән генә калышырга мөмкин.

Быелгы ярыш 23 июльдә узды. Дистәдән артык гүзәл зат килгән иде. Конкурсны һәрвакыттагыча, ЮХИДИ бүлекчәсе һәм Арча районы буенча “Юл йөрү куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе, ДОСААФ автомәктәбе белән берлектә оештырган. Катнашучылар ике этапта көч сынашты: башта ДОСААФ автомәктәбендә компьютер аша юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан бирделәр, аннан автодромда машинаны фигуралы йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәләр куандырырлык: 1 урынны Арчадан Гөлнара Фәйзрахманова, 2 урынны Наталия Шакирҗанова һәм 3 урынны Айгөл Шәрипова яулады. Гөлнара мондый ярышларда инде чарланган йөртүче, ул берничә ел рәттән катнашып, алдынгы урыннар яулап килә. Ике ел рәттән районда 1 нче, республика дәрәҗәсендәге ярышта катнашты. Быел да республикада район данын ул яклаячак. Икенче елын гына катнашса да, Наталия да уңышлары белән сөендерә: узган ел ул 3 нче урын алган иде, быел 2 урынга лаек булды. Айгөлнең дә ярышта беренче генә катнашуы түгел. Кызларга бирелгән бүләкләр дә шәп иде.

 

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International