Ямаширмәдә “Татар страусы” фермасында

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Без, “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә эшләүчеләр, Биектау районы Ямаширмә авылындагы “Татар страусы” фермасына барып ял итеп кайттык

Гаилә фермасы җитәкчесе Габделәхмәт Котдусов үзе каршы алды. Капканы ачып керүгә, фермер  биләмәсе белән таныштырды.

– Монда элек бушлык, чүп урыны, чокырлык иде, – дип сөйләде ул. – Чистарттык, чүбен түктек, корылмалар эшләдек, кошлар, җәнлекләр, хайваннар алып кайттык һәм, менә үзегез күрәсез, бу урын гүзәл бер табигать почмагына, хайваннар дөньясына әверелде. 2010 елда ачылдык. Мәйдан 2 гектар. Ел әйләнәсе эшлибез. Ике күлебез бар. Анда балык тоталар, көймәдә, катамараннарда йөриләр.

Иң элек административ бинага күтәрелдек. Урындыкларга утырып, фермерны тыңладык. Балалар белән барган идек, алар Габделәхмәт абыйларын йотлыгып тыңладылар.

– Менә күрәсезме, минем кулдагы йомыркаларны, – дип, ул ике кулына берсе ак, икенчесе яшел йомыркаларны алып сөйли башлады. – Безнең компаниянең төп юнәлеше – кара төстәге Африка страусын һәм Австралия страусы Эму токымын үстерү һәм үрчетү. Максатыбыз авыл туризмын җәелдерү.

Керү билеты 200 сум. Балаларга ташламалар бар.

Әллә каян биек страусларны һәм дөяләрне күреп аласың. Африка страусының гигантлары 2 метрдан да артып китә. Йөзләре, күзләре елмая кебек. Күзләре зур, керфекләре озын. Гәүдәләре зур, аяклары һәм муеннары озын. Көчле, зур аяклары белән әкрен генә атлап йөриләр. Авырлыклары 50кг.нан 130 кг.га кадәр. Алар шәп йөгерәләр дә. 1 сәгатькә 70 км. тизлек белән йөгерергә мөмкиннәр. Йомыркалары авыр (1 кило 300 грамм). 25 тавык йомыркасыннан пешергән тәбә кадәр бер страус йомыркасыннан тәбә әзерләп була. Тәбәнең тәме бозау итен хәтерләтә, диләр. Бу деликатес, тансык ризык. Алар зур кисәкләрне йоталар. Бүтәкәсендә йоткан ризык вак ташлар ярдәмендә эшкәртелә. Рәхәтләнеп комда коеналар. 70 яшькә кадәр яшәргә мөмкиннәр. Тәүлеккә 2,5 кг.га кадәр бөртек ашыйлар. Яшел үлән, кәбестә, ипи яраталар. Туристлар аларны шушы ризыклар белән сыйлый да. Бик көчле кошлар. Алардан хәтта зур ерткычлар да шикләнә. Гигант-страус аягы белән тибеп, буар еланны үтерергә һәм юлбарысны җәрәхәтләргә мөмкин.

Комда йөргән дөяләр дә гаҗәеп. Горурлар, туристларны яраталар. Туристлар аларны ипи белән сыйлыйлар. Күңелле! Аяк астында нәни тавыклар, әтәчләр йөри. Нәни әтәч чәрелдәп кычкырып җибәрә, үзеңнән-үзең көлеп җибәрәсең... Ә сулык янында бүрекле үрдәкләр бакылдашып йөри, суында ташбакалар йөзә.  Читлек эчендә тиен бөтерелә, төрледән-төрле кошлар (аккошлар, соры торна, фазан, тәвә кошы, төрле тавыклар, үрдәкләр һ.б.) мәш килә. Атлар, понилар, боланнар, ишәк, кәҗәләр...—алар күп. Кайсын карарга, яратырга, сыйларга белмисең. Иркендә йөргән кара страуслар янында фотога төшүләре, атка утырып йөрүләре ни тора! Кафега кереп сыйланып чыгарга була.

Чират күлдәге катамараннарга җитте. Рәхәтләнеп катамараннарда йөздек. Аннан самоварны көйрәтеп җибәрдек, шашлык пешердек. Теләгән кеше кармаклар алып, балык тотты. Күл өстендәге беседкада тамак ялгап, уен-көлке сөйләшеп, рәхәтләнеп ял иттек.

Тәэсирләрнең чик-чамасы булмады. Бигрәк тә балаларга ошады.

 Реклама хокукында

Румия Саттарова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International