Район Советы утырышы

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

29 июльдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 46нчы утырышы булды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Утырышта “Арча муниципаль районында 2020 елның беренче яртыеллыгында динара һәм милләттара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлар турында” район башлыгы урынбасары, Арча район Советы рәисе урынбасары Гөлнара Гарипова чыгыш ясады.

Утырышта шулай ук район тормышына кагылган муниципаль хокук актларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы карарлар кабул ителде. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

Утырышта Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары, Арча район Советы рәисе урынбасары Гөлнара Гарипованың вәкаләтләрен срогыннан алда туктату турындагы гаризасы канәгатьләндерелде.

– Гөлнара Фидаилевнага намуслы хезмәте өчен зур рәхмәт! – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Аңа киләчәктә уңышлар телибез!

Гөлнара Фидаилевна район башлыгына, депутатларга аңлашып, бердәм  булып эшләгән өчен рәхмәт әйтте: “Мин беркая да китмим, районда калам. Киләчәктә дә районга, халкыбызга хезмәт итәчәкмен!” – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International