“Шундый күңелле булды”

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Арча педагогика көллияте базасында “Без – Тукай оныклары” республикакүләм ял һәм сәламәтләндерү лагере эшләде. 

Тукай әкияте геройлары катнашында үткән тантана бик күңелле килеп чыкты.Лагерь  республика Мәгариф һәм фән министрлыгы, Арча районы һәм район мәгариф идарәсе  тарафыннан оештырылды. Тулысынча бушка.

“Без – Тукай оныклары” республикакүләм ял һәм сәламәтләндерү лагерен район 2016 елдан бирле кабул итә. Башта ул Яңа Кырлай авылында эшләде, төрле төбәкләрдән килгән балаларны татар теле серләренә өйрәтү урыны булып торды. Соңгы ике елда балаларны Арча педагогика көллияте кабул итә башлады. Быел биредә атна дәвамында 100гә якын бала ял итте. Башка еллардан аермалы буларак, барысы да безнең районнан.

– Быел коронавирус белән бәйле рәвештә лагерьны оештыруда бераз кыенлык килеп туды. Мәктәп яны лагерьлары да, ел да оештырыла торган “Шатлык” лагере да ачылмады. “Без – Тукай оныклары“ республикакүләм ял һәм сәламәтләндерү лагерен авырлык белән булса да эшләтеп җибәрә алдык. Рәхәтләнеп ял итегез,  – дигән иде ачылу тантанасында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров.

Лагерь олимпиада, төрле бәйгеләр җиңүчеләре, җәмәгать эше активистлары, спорт, сәнгатьтә үзләрен үрнәк яктан гына күрсәтүче сәләтле һәм талантлы укучылар өчен. Әмма бүгенге көн балалары барысы да сәләтле, талантлы, актив, җырга, биюгә дә оста, спортта да сынатмый, энергияләре ташып тора. Ә лагерь шул энергияләрен тиешле юнәлешкә җибәрү өчен менә дигән урын.

– Вожатыйлар шундый яхшы булды. Тәмле ашаттылар. Уйнадык, биедек, җырладык. Төрле чараларда катнаштык. Бик кызык булды, – диде Арчаның 6нчы мәктәбеннән  Сөмбел Мөбарәкшина.

 – Ә мин бик күп дуслар таптым. Шундый күңелле булды, – диде 5нче гимназиядә укучы Айсылу Гыйлаҗева.

Ял итүдән тыш алар татар телендә сөйләшергә өйрәнеп, татар халкының гореф-гадәтләре белән дә таныштылар. Сөмбел әйтүенчә, рус телендә генә сөйләшүчеләр дә бар. Әмма алар татарча аңлый. Айсылу да минем татар телендә биргән сорауларга русча җавап бирде. Лагерьда бөтен чара татар телендә баргач, бөтенесе татар телен үзләштерүгә юнәлдерелгәч, сөйләшергә өйрәнеп китүе дә кыенлык тудырмый.

Аннан күп нәрсә вожатыйлардан да тора. Өлкән вожатыйларның берсе Зилә Зиннәтова икәнен күргәч тә (икенчесе Динә Ибраһимова, лагерь җитәкчесе Гөлсинә Шәйхелисламова), балаларга күңелсезләнергә урын калмаячагы аңлашылды. Чөнки ул ничек балаларның күңелен күрергә кирәклеген яхшы белә. Бер ул гына түгел, һәр вожатый турында шул сүзләрне әйтергә була. Балалар бөтенесе бертавыштан лагерьда кызык, диләр икән, бу аларның да тырышлыгы нәтиҗәсе.

 

Гөлсинә Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International