Урта Курсада спорт мәйданчыгы ачылды. Волейбол, баскетбол белән шөгыльләнүчеләр, гомумән, спорт сөючеләр өчен менә дигән мөмкинлек туды
Илкүләм проект кысаларында районда шундый спорт мәйданчыгы өч урында – Мөндештә, Наласада һәм Урта Курсада төзелә.
Беренче булып спорт белән шөгыльләнүчеләрне Урта Курсадагы мәйданчык сөендерде.
Волейбол, баскетбол уйнау өчен яраклаштырылган мәйданчык Урта Курса мәктәбе территориясендә урнашкан. Шунда ук балалар бакчасы да. Кечкенәдән спортның бу төрләренә мәхәббәт тәрбияләү өчен бик уңай.
Авыл җирендә шундый чараны зурлап кабул итә беләләр. Бер караганда, спорт мәйданчыгы гына кебек. Әмма авыл өчен зур шатлык ул. Шуңа ачылу тантанасына да зурдан әзерләнгәннәр. Иртәдән бу тирәдә музыка тавышы яңгырап торды. Шушы җирлеккә кергән авыл үзешчәннәре тулы бер концерт программасы әзерләгәннәр дисәң дә, ялгыш булмас. Чөнки җырчылар берсен берсе алыштырып кына торды.
– Авылларны саклап калу максатында башкарыла бу эшләр. Киләчәктә республика җыелма командалары составында чит илләрдән түгел, ә авыллардан килгән спортчылар уйнар дип өметләнәбез, – диде Илдар Гыйльметдинов.
Илшат Нуриев балаларга, авыл халкына шундый мөмкинчелек биргән өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде.
– Хуҗалыкның авыл җирлеге белән килешеп эшләү нәтиҗәсе дә бу. Авылда яшьләр кала, хуҗалык яшь гаиләләргә йортлар салып бирә, бүгенге көндә 4-5 егет хуҗалык стипендиаты булып белем ала. Димәк, авылның киләчәге бар, – диде ул.
Ильяс Габделгазизов спорт мәйданчыгы төзүдә баштан ахырга кадәр җитәкчелек иткән “Татлизинг” республика предприятиесе әйдәп баручы белгече Рәис Зариповка яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең рәхмәт хатын тапшырды. Кызыл тасманы кисеп мәйданчыкка үткәч беренче булып тупны район башлыгы ыргытты.
Шушы көнне үк биредә ярыш та үтте. Анда Кәче, Иске Чүриле, Урта Курса, районның балалар һәм ике яшүсмерләр җыелма командалары катнашты.
Гөлсинә Зәкиева