Иң алдынгы 200 комбайнчы 100әр мең сум премия алачак
3 августта Арча районына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Дмитрий Сорокин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде. Аларны Арча район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Кунаклар вертолетта Күпербаш известь карьерын карап үттеләр. “Агрохим” ширкәте районда ачы туфраклы басуларны известьлау буенча күп эш башкара. “Кырлай”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Северный”, “Яңарыш”, “Кишет” хуҗа-лыклары известьлауны зур мәйданнарда үткәрәләр. Известь кертү ни өчен кирәк? Ачы туфракка кертелгән минераль ашлама “эшләми”, аның ачылыгын гына арттыра. Ә известь ачылыкны киметә, бетерә.
Бу көнне “Кырлай” ширкәтендә басуларны известьлауның барышын да күрсәттеләр.
Әлеге хуҗалыкта 1200 гектарда сугару үткәрелә. Д.Сорокин әлеге эшнең файдасы бармы, дип тә кызык-сынды.
– Бар, – диде “Кырлай” ширкәте җитәкчесе Марат Кәримов. – Сугару нәтиҗәсендә без 1 сум чыгым тотып, 12 сум файда алабыз.
Шунда ук районда һәм “Кырлай” ширкәтендә игелә торган культуралардан күргәзмә оештырылган иде. Биредә мелиорация буенча республика программасын тормышка ашыру турында сөйләшү булды.
Кунаклар “Кырлай” хуҗалыгының яшелчә саклагычларын карадылар. Биредә 40 мең тоннага кадәр бәрәңге сакларга мөмкин.Хуҗалыкта иртә сорт бәрәңге ала башладылар.
Район басуларында үстерелгән уңышны җыйнап алу темпы арта бара. 4 августка 4505 гектардагы (8 процент) игеннәр җыйнап алынды. “Казанка” ширкәтендә 30 процентка якыны җыйналды инде. “Курса МТСы”нда – 14, “Игенче”, “Яңарыш”та 12 процент.
Район буенча уртача уңыш – 38,3 центнер. “Кишет”тә – 50,5, “Кырлай”да – 49,6, “Казанка”да – 44,7, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә – 44,1,“Ватан”да – 43,2, “Северный”да 41,2 центнер.
Узган шимбәдә Хөкүмәт Йортында үткән киңәшмәдә министр Марат Җәббаров иң яхшы комбайнчыларга Татарстан Президенты бүләкләре биреләчәген әйтте. Шулай ук алдын-гыларны районның, хуҗалыкларның үз бүләкләре көтә.
Ильяс Фәттахов