Аларның Арчада үз йолдызлары бар

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Арчадагы Йолдызлар аллеясында районыбызның өч укучысы хөрмәтенә Дан йолдызы кабынды

Биредәге йолдызлар арасында хәзер Лесхоз мәктәбеннән Разил Хафизов, Яңа Кенәр мәктәбеннән Миләүшә Аксакова һәм Иске Чүриле мәктәбеннән Зилә Гибаева йолдызлары да балкыячак.

Алар барысы да мәктәп, район тормышында актив кайнап, төрле олимпиада-бәйгеләрдә алдынгы урыннар яулаган сәләтле укучылар.

Район башлыгы Илшат Нуриев: “Киләчәктә югары белем алгач сезне районыбызга көтеп калабыз”, — дип, аларга уңышлар теләде, мәктәп коллективларына, әти-әниләргә рәхмәт җиткерде. Бәйрәмгә балаларының шатлыгын уртаклашырга, район, мәгариф идарәсе җитәкчеләре, мәктәп  директорлары, укытучыларга рәхмәт әйтергә әти-әниләре дә килгән иде. “Безнең мәктәп тарихында Дан аллеясында укучыбыз хөрмәтенә йолдыз ачылу беренче тапкыр, — ди Яңа Кенәр мәктәбе директоры Әгъзам Гайфуллин. — Миләүшә Аксакованың уңышлары башка укучыларыбызга да үрнәк булып, аларны үз артыннан ияртсен. Балаларының тырышлыгын күреп, уңышларга этәргән өчен мәктәп коллективына, укытучыларга ярдәм иткән, мөмкинлек биргән өчен әти-әниләргә зур рәхмәт”. Миләүшә табибә һәм фермер гаиләсендә тәрбияләнеп үскән, Рафия һәм Рафис Аксаковларның кызы.  “Уңышлары — үз тырышлыгы, Халыкара олимпиадаларда алдынгы урыннар алды. Баланың уңышларында, әлбәттә, мәктәпнең, укытучыларның роле зур, без, әти-әниләр булышучылар гына, — ди әнисе Рафия Рашат кызы. — Инде хәзер кечкенәдән килгән хыялын тормышка ашырырга тели. 5 яшеннән бәбиләр врачы булам, ди иде. Минем хезмәтнең авырлыгын да, игелекле булуын да, кешеләрнең рәхмәтен дә күреп үсте. Миләүшә өч улыбыздан соң туган төпчегебез. Улларыбыз хастаханәнең исен дә яратмады, берсе авыл хуҗалыгы институтын бетерде, берсе юрист, берсе программалаучы”. Шулай ук күп кенә олимпиадалар, конкурслар җиңүчесе Зилә Гибаева да киләчәген медицина белән бәйләргә хыяллана. “Медицинага мәхәббәтне биология укытучысы Гөлфия Хәбибуллина уятты. Укытучыларыма олы рәхмәт”, — ди ул. “Кызлар икесе дә татар теле буенча олимпиадаларда җиңү яулаучылар”, — дип горурлана район мәгариф бүлегенең татар теле һәм әдәбияты буенча методис-ты Энҗе Мостафина.

Разил Хафизов мәктәптә алган экология буенча белемен тулыландырып, КФУның экология бүлегенә укырга керергә хыяллана. “7нче сыйныфтан конкурсларда катнаша башлады, районда, республикада, Россия күләмендә җиңүләр яулады. Укытучылары Наталья Сафиуллина, Лилия Исхакованың хезмәтен соңгы вакытта Сәлимә Корбанова белән дәвам итте. Идел елгасын тулыландыручы сулыкларны саклау буенча урман буендагы күлне өйрәнделәр. Сыйныфташлары да, гаилә белән дә булыштык. Мәктәп коллективына рәхмәт, сәләтле балаларны күреп алып, үстерә беләләр”, — ди Разилнең әнисе Чулпан Хафизова.

Аларны Арчада һәрвакыт үз йолдызлары көтеп, туган яктан көч, дәрт биреп торачак.

2009 елда район хакимияте ишегалдындагы паркта “Арча йолдызлары” аллеясы ачылды. Аллея ел саен тулылана барып, 2020 елның июль аена кадәр анда районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алган уку алдынгыларының исеме язылган 25 йолдыз балкыды. Быел Яңа Кенәр, Лесхоз, Иске Чүриле мәктәп коллективларының горурланырлыклары бар — укучыларының уңышы мәктәпкә дә дан китерде.

 

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International