Арча районы прокуратурасы “Арча–Арена” спорт мәктәбе, “Арча Мәдәният йорты”, “Арча” спорт мәктәбе учреждениеләрендә террорлыкка һәм экстремизмга каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Арча район судына район башкарма комитетының һәм әлеге учреждениеләрнең бернәрсә дә эшләмәвен законсыз дип табуны сорап, шулай ук ачылган тәртип бозуларны бетерүне таләп итеп 3 административ дәгъва гаризалары җибәрелде һәм алар канәгатьләндерелде.
Аерым алганда, “Арча–Арена” спорт мәктәбендә, гамәлдәге закон таләпләрен бозып, кешеләр узу өчен контроль-үткәрү посты урнаштырылмаган.
Моннан тыш, экстремизмга каршы тору законнары үтәлешенә күзәтчелек итү барышында “ВКонтакте” социаль челтәрендә “ваххабит вәгазьчеләре” идеологик чыганакларыннан алынган материаллар урнаштырылган бит булуы ачыкланды.
Район прокуратурасы, “Россия Федерациясе прокуратурасы турында”гы Федераль законның 25.1 маддәсе, 22нче маддәсенең 2нче өлеше һәм “Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында”гы Федераль законның 6нчы маддәсе нигезендә, социаль челтәрдәге әлеге бит иясенә “Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында”гы Федераль закон таләпләрен бозарга ярамавы турында кисәтү ясады.
Әлеге юнәлештә эш дәвам итә.
Ринат Газизов,
район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе
Теракт яки башка гадәттән тыш хәлләр турында шик туганда шалтыратырга
Телефоннан тыныч кына сөйләшеп, үзең белән таныштырырга һәм кайда икәнлегеңне әйтергә.
Ашыгыч ярдәм хезмәтләре
Шәһәр телефоныннан:
01– янгын хезмәте һәм гадәттән тыш хәлләр
02 – полиция
052 – җинаять турында мәгълү-
матның аноним бюросы
03 – ашыгыч ярдәм
8(843) 231-45-55 – ТР буенча РФның ФСБ дежур часте
Кәрәзле телефоннан:
112 – коткару хезмәтенең бердәм ашыгыч ярдәм номеры.