Һава десантчылары җыелды

2020 елның 7 августы, җомга

2 августта Арча шәһәрендәге Җиңү паркында Россия Һава десанты гаскәрләренең оешуына 90 ел тулуга багышланган тантана булды.

Район башлыгы Илшат Нуриев әлеге гаскәрләрдә хезмәт иткән һәм итүче райондашларыбызны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, уңышлар теләде. Районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов, “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов бәйрәм тәбрикләве җиткерделәр. Соңыннан “Форпост” үзәгендә шөгыльләнүчеләр, район үзешчәннәре чыгыш ясады.

Күргәзмә чыгышларда Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан якташыбыз Левон Алврцян һәм хәзерге вакытта контракт буенча хезмәт итүче Инсаф  Габделбәров катнашты.

“Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары арасында да десантчы ветераннарыбыз шактый.

Бүгенге көндә Һава десанты гаскәрләрендә дүрт райондашыбыз хезмәт итә.

 

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International