Түбән Пошалымда һәйкәл ачылды

2020 елның 7 августы, җомга

Түбән Пошалымда Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатлар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы булды

Әлеге һәйкәл1 августта, Корбан бәйрәмен билгеләп үткән изге көннәрне ямьләндереп, сугышта шәһит киткәннәр һәм сугыштан исән-сау кайтып, инде вафат булган авылдашлар  хөрмәтенә куелды.

Авылдашыбыз, бүгенге көндә Балтачта яшәүче Зөлфирә Фәсхи кызы Камалова, авылдашлар теләген искә алып, шушы һәйкәлне төзү өчен, оештыру эшләрен башлап җибәрде. Аны барлык авыл халкы хуплап алып, бик зур эш эшләнде. Кемдер матди ярдәм күрсәтте, кемдер шушы һәйкәлне төзү эшендә хезмәте белән булышты. Авылда яшәүче һәрбер кешенең өлеше тиде бу һәйкәл төзү эшенә. Без аеруча якташыбыз Мансур Нәкыйп улы Хафизовка рәхмәтле. Авылыбызны юллы, мәчетле иткән бу олы йөрәкле авылдашыбыз бу юлы да безгә бик зур ярдәмен күрсәтте.

Һәйкәл ачылу тантанасы Арча районы мөхтәсибе урынбасары Айдар хәзрәтнең хәер-догасы һәм авылыбызның өмете булып үсеп килгән Исламның азан әйтүе белән башланып китте. Татарстан хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов та шушы бәйрәмдә катнашып, шундый изге эш башкарган авыл халкына олы рәхмәтен белдерде. Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов бу эшнең мөһимлеген билгеләп үтеп, һәйкәл төзүдә активлык күрсәткән авылдашларыбызга район башлыгы Илшат Нуриевның һәм авыл җирлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Авыл халкы  Илгиз Рафаэлевичка да бик рәхмәтле, шушы башлангычыбызны хуп-лап алып, безгә бик зур ярдәмен күрсәтте ул.

Кунаклары белән дә истә калды бу олы тантана. Чит җирдә яшәүче авылдашларыбыз да күпләп кайткан иде. Балалар чыгышы, авылдашларыбызның, изге эшнең башында торган Зөлфирә апа, Мансур абыйның мәгънәле, матур чыгышлары бу көнгә ямь өстәде. Тыл ветераны, сугыш ветераны хатыны Шаһиева Хәтимәбикә апа истәлекләре белән уртаклашып, бу эштә катнашучы һәр кешегә изге теләкләрен юллады.

Якташыбыз, Татар-станның халык артисты Рөстәм Закиров та кайткан иде. Ул да бик матур итеп чыгыш ясады. Бәйрәмдә күз яшьләре дә, шатлыклы елмаюлар да бик күп булды. Безнең шатлыгыбызны уртак-лашкан һәр кешегә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бердәмлектә көч дип, белми әйтмәгән инде халкым. Тантаналы кичәдән соң чәй өстәле артында (чәй өстәленә дип авылдашларыбыз, кайткан кунаклар күчтәнәчләр белән килгәннәр иде) сөйләшеп утырылды, алдагы эшләргә планнар корылды.

Авылыбызга ямь биреп торган бу һәйкәлгә авылдашларыбызның юлы өзелмәсен иде. Һәйкәл янына килеп, чәчәкләр салып, уйланып басып тора торган урын булды авылыбызда. Яңа тормыш башлау-

чы гаиләләр дә, армия сафларына китүчеләребез дә, ерак юллардан туган ягына кайтучыларыбыз да, авылдашларыбыз да бу һәйкәл янына килсеннәр иде. Җиңү бүләк иткән сугышчыларга без шушы матур тормышыбыз өчен бурычлы һәм бик рәхмәтле.

 

Гөлназ Галимҗанова,

 Урта Пошалым китапханәсе мөдире.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International