Район кырларында уттай урак өсте башланды, дисәк тә була. Көннәр дә искиткеч матур тора
5 августта басуларда 140 комбайнның 87се эшләде. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә 12 комбайн басуларны гөрләтә. Иртән бер басуга керәләр дә, шул ук көнне сугып та бетерәләр.
Бар да бер йодрык кебек. Ташуда да тоткарлык юк, беркетелгән җаваплы кешеләр һәрвакыт комбайнчылар янында.
“Курса МТСы” ширкәтендә алты комбайнның алтысы да эштә. Бер көндә бер комбайн уртача 2364 центнер ашлык суктырды. “Ашытбаш”та – 1750, “Кырлай”да – 1610, “Казанка”да 1009 центнер.
6 августка барлык игеннәрнең 7985 гектары (14,1 процент) суктырылды. “Казанка” ширкәте 40 процент мәйдандагы игеннәрен җыйнап алды инде. “Курса МТСы” ширкәтендә – 33, “Кырлай”да 21 процент.
Районда урып-җыюга керешмәгән бер генә хуҗалык калды. “Төрнәле-Пошалым” ширкәтендә бу юлы да чыгаргамы, чыкмаскамы дип уйланып йөриләр булса кирәк. Матур-матур көннәрдә җиләк җыючы турындагы җырдагы кебек булып чыга күрмәсен.
Район буенча бер гектардан уртача уңыш – 36,9 центнер. Иң зур уңыш “Кишет” ширкәтендә – 50,5 центнер алалар. Соңгы елларда бу хуҗалыкта игенчелек тармагына аеруча игътибар бирәләр.
“Кырлай”, “Ватан”, “Северный”, “Казанка” ширкәтләрендә уртача уңыш 40 центнердан артык.
Быел көннәр әйбәт торганда да урып-җыю авырлык белән бара. Чөнки иген массасы калын, каешлар өзелә, ватылулар да булгалый. Комбайннарны төнгә басуда калдырырга да туры килгәли. Аларны талап китү очрагы да булды, юньсез бәндәләр бетми инде алар. Шул ук вакытта урлаган бер гаепле булса, урлаткан мең гаепле, дигән халык мәкале дә бар. Янгын куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау таләпләре дә тайпылышсыз үтәлергә тиеш.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов 10 августтан арыш чәчүгә керешергә кирәк, дип искә төшереп тора. Әлбәттә, күчмә фонд орлыклар әзерләргә. Әлегә күчмә фондка орлыкларны “Кырлай” ширкәте генә салып куйган.
Быел көзге чәчү 16400 гектарда планлаштырыла. “Казанка” ширкәте 650 гектардагы пар җирен берничә кат эшкәртеп әзерләп куйды.
Арыш сугуны да төгәлләп киләләр.
– Бүген арпага кердек әле, чөнки һава торышы үзгәрергә тора, арпаны орлыкка аласы бар, – ди хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров.
Ильяс Фәттахов