Шәһәрдә үзара салым җыелырмы?

2020 елның 7 августы, җомга

2019 елда Арчада үзара салым буенча референдум үтмәде. Аннан кем зыян күрде?

Арча Мәдәният йорты каршындагы элмә такталарга куелган плакатларга игътибар иттем. Анда фоторәсемнәр белән үзара салым акчасына шәһәрдә башкарылган эшләр турында мәгълүматлар язылган.

Никадәр күп нәрсә эшләнгән. Һәм барысы да халык өчен. Әмма узган ел референдум үтмәде, үзара салым җыелмады, шуның нәтиҗәсендә планлаштырылган эшләр дә калды. Ни өчен кешеләр референдумга килмәде? 300 сумын чыгарып бирәсе килмәдеме? Үз акчаларының чыннан да үзләренә үк файдага китәчәгенә ышанып бетмәделәрме? Авылларда җиңелрәк. Бөтен башкарган эш күз алларында. Ә менә Арчада?.. Быел референдум булырмы? Узган елгысының сабаклары нәрсәгә өйрәтте? Шул сорауларга җавап табарга теләп без “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары, Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗановага мөрәҗәгать иттек. 

– Гүзәлия Харисовна, беренче халыкны борчыган сорау Арча шәһәре муниципаль берәмлеге составына кергән авыллар буенча. Ни өчен арчалар җыйган акча шушы авыллар юлларын карау-га тотыла? Арчаларның акчасы үзләренә, һәр авылныкы үзләренә китәргә тиештер бит, дип саный халык.

– Алар да хәзер Арча шәһәре берәмлегенә керә. Ягъни, без хәзер бер гаилә әгъзалары. Юллар юк иде авылларда. Беренче чиратта без шәһәр берәмлегендәге (шул исәптән авыллардагы да) иң начар урамнарны карадык. Әгәр референдум уңышлы узган булса, быел да бу эш дәвам иткән булыр иде. Әле шәһәр муниципаль берәмлегендә дә, җирлеккә караган авылларда да төзекләндерәсе урамнар бик күп.

– Бу авыл халкы үзләре акча җыямы соң?

– Әлбәттә. Айванда хәтта актив гражданнар бар. Үзләре йорт саен йөреп җыеп тапшыра. Аларда узган ел да референдум үтте. Үзебезнең авыл өчен җыябыз, диделәр. Тик шәһәр берәмлегенә  кергәч, аерым эшли алмыйбыз. Моңа гамәлдәге законнар мөмкинлек бирми.

– Арча үзәге, “Казансу” паркына үзара салым акчасы кереп бетте, диючеләр дә булды...

– Арча үзәге дә, “Казансу” паркы да тулысында диярлек федераль, республика бюджеты исәбенә эшләнде. 2016 елда гына үзара салым акчасының аз гына өлеше паркны яшелләндерүгә тотылды. Хәзер халык акчасы бу максатларда кулланылмый. Үзара салым акчасы 4 юнәлештә кулланыла: юллар, чүп салу урыннары, утлар һәм гидрантлар. 2016–2019 елларда җирлекнең 156 урамында 1866 яктырткыч куелды, 11 километр озынлыкта чыбыклар сузылды, 122 багана алыштырылды һәм урнаштырылды, 48 урамның юлы норматив хәлгә китерелде. Вак таш белән төзекләндерелгән юлларның озынлыгы 20 километрдан артык. 5 чишмәнең территориясе төзекләндерелде, 9 урамда 9 янгын гидранты урнаштырылды, 6 урамда 6 контейнер мәйданчыгы эшләнелде. 2020 елга да планнар зурдан иде. Янгын гидрантлары кую, юлларга таш салу, яктырткычларны алыштыру, контейнерлар мәйданчыклары ясау.

– Дөресен әйтегез әле, Арча шәһәрендә күпме үзара салым акчасы җыела?

– 2019 елда 4,8 миллион сумнан артык акча җыелды. Бу халыкның 83 проценты үзара салым акчасын түләде, дигән сүз. Башка гражданнарның да аңлы рәвештә аларга кушылуын теләр идек. Республика шуңа өстәп 4 тапкыр арттырып акча бирә. Аның өчен без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәтле. Барлык башкарылган эшләрне, аларга киткән акчаларны күзәтү органнары ныклы контрольдә тота. Кая күпме тотылганын беләсегез килсә, Арча муниципаль районының рәсми сайтында “җирлекләр” бүлегенә кереп карый яки Арча шәһәр башкарма комитетында белешә аласыз.   

– Гүзәлия Харисовна, төп сорауга күчик. Быел референдум үткәрелерме?

– Әйе, эпидемиологик хәлдән чыгып, референдум үткәрү октябрь–ноябрь аена планлаштырыла. Аның үтүе халыкның активлыгыннан, бердәмлегеннән тора. Бернигә дә карамый халык файдасына булган программалардан файдалану мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйк. Ә без халыкның өмете аклансын өчен тырышабыз. Киләчәккә план да халыкның мөрәҗәгатьләреннән чыгып төзелә. Тәкъдим-нәрегез булса, безгә җиткерегез. Алар безнең өчен кыйммәт. Телефоннар: 3-16-25, 3-15-51, 3-12-35. Язмача ars.ars@tatar.ru  адресына юллый аласыз.

Р.S.

Бу теманы без дәвам итәчәкбез. Сентябрьдә башкарыласы эшләр тәгаенләнгәннән соң сезгә дә җиткерербез. Сорауларыгыз булса, безгә дә мөрәҗәгать итә аласыз.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International