Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, ветераннар һәм спорт сөючеләр!

2020 елның 7 августы, җомга

Сезне чын күңелдән спорт һәм сәламәтлек бәйрәме - физкультурачылар көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм барлык бәйрәмнәр арасында үзенчәлекле урын алып тора: ул сәламәт яшәү рәвешен сайлаган төрле яшьтәге кешеләрне, төрле һөнәр ияләрен берләштерә.

Бүген спорт белән шөгыльләнү күпләр өчен тормыш нормасына әйләнде. Спорт кешеләргә сәламәтлек, көч, матурлык бирә, характерын чыныктыра, кыенлыкларны җиңәргә өйрәтә. Физкультура һәм спорт яшь буынны  тәрбияләүнең, аның физик һәм әхлакый культурасын үстерүнең хәлиткеч мөһим өлеше булып тора, шуңа күрә республика һәм район хакимияте органнары тарафыннан әлеге өлкәгә аеруча зур игътибар бирелә.

Бу көнне физкультура һәм спортны һөнәр итеп сайлаган кешеләргә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Сезнең максатка ирешүчәнлегегез,  хезмәтегезгә җаваплы караш һәм ныклы рухыгыз яшь спортчыларыбызга төрле дәрәҗәдәге ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешергә һәм яулаган казанышлары белән районыбызны данларга мөмкинлек бирә! Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, тагын күп еллар спорттан аерылмавыгызны, үз көчегезгә ышаныч һәм спорт ареналарында яңа җиңүләр телим!

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы                         И.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International