Хөрмәтле төзелеш комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2020 елның 7 августы, җомга

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Төзүче - иң мактаулы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе, ул элек-электән зур хөрмәткә лаек, төзелеш - ул һәрвакыт киләчәккә таба атлау һәм яңарыш.

Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә районыбыз елдан-ел матурая, яңа йортлар һәм социаль объектлар сафка баса. Ул йортларга сезнең көчегез һәм белемегез генә түгел, кул  җылыгыз, туган җиргә мәхәббәт тә салынган. Эшегезнең күркәм нәтиҗәсе - кешеләрнең лаеклы тормышы, ышанычлы киләчәге.

Бүгенге матур бәйрәм көнне сезгә сайлаган һөнәрегезгә тугры булуыгыз, иҗади тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм.

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм барлык эшләрегездә зур уңышлар телим!

 

Арча муниципаль районы башлыгы                       И.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International