2020 елның 20 августында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы видеоконференцэлемтә режимында башкарма производство турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештыра.
Чарада Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, суд приставларының Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлекләре һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
Язылу 3-10-44 телефоны буенча.