Бәйрәм өстенә бәйрәм

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Пандемия вакытында куркудан шомланган күңелне нәрсә күтәрә? Әлбәттә, җыр-моң, яхшы кәеф бирүче чаралар.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре моны яхшы аңлый һәм район, авыл халкының күңеленә шифа бирер өчен көчләрен, хезмәтләрен кызганмый. Районда инде май аеннан бирле урамда алар тарафыннан куелган концертлар уза. ТАССРның 100 еллыгына багышланган концертлар бүгенге көнгә урам концертлары булып килеп җитте. Тамаша кылырга чыккан халык сәнгать осталарына чиксез рәхмәтле.

6 августта мәдәният хезмәткәрләре: Татар-станның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Галимҗанов, Данис Гайфуллин. Динар Бариев, Дамир Гасыймов, Адилә Салихова, Зәринә Никитина, Илфат Әскәров Арчаның Шаляпин урамында яшәүчеләр белән очрашып, аларга бер сәгатьлек озак вакытка истә кала торган мизгелләр бүләк итте. Шушы көннәрдә генә урамнарына яңа асфальт салудан сөенеп йөргән Шаляпин урамының бу өлешендә яшәүчеләр өчен бәйрәм өстенә бәйрәм, шатлык өстенә шатлык булды бу.

 

Розалия Зиннәтова

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International