11 августка район басуларындагы игеннәрнең 18031 гектары (31,7 процент) җыйнап алынды
Уракта “Казанка” хуҗалыгы өлгерлек күрсәтә. Бу хуҗалыкта 78 проценттан артык мәйданны суктырып алдылар. “Курса МТСы”нда суктырылган мәйданнар 56 проценттан артты.
“Төрнәле-Пошалым” ширкәтендә игеннәрнең әлегә 9 процентка якыны гына суктырылды. “Ашыт”та — 16, “Кишет”тә 18 процент.
Район буенча бер гектардан уртача уңыш 35,1 центнер. Иң зур уңыш “Казанка” ширкәтендә — 43,5 центнер чыга. “Кишет”, “Кырлай” хуҗалыкларында 40 центнердан артык.
10 августта басуларда 140 комбайнның 109ы эшләде. Уртача бер комбайнга 735 центнер ашлык суктырылды. “Казанка” ширкәтендә — 1559, “Төрнәле-Пошалым”да — 1244, “Игенче”дә — 1182, “Кызыл Яр”да — 1193 центнер.
Район башлыгы Илшат Нуриев югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүче комбайнчыларга беренче бүләкләрне тапшырды. “Яңарыш” ширкәтеннән Фәрит Хөснетдинов, “Курса МТСы”ннан Шамил Гыйбадуллин, “Игенче”дән Хәниф Вильданов, “Казанка”дан Илһам Әгъзәмов, “Ак барс” агрокомплексы”ннан Яхия Габидуллин Рәхмәт хатларына, акчалата премияләргә лаек булдылар.
“Кырлай” ширкәтендә 32 гектарда иртә сорт бәрәңге алынды. Бер гектардан 205 центнер уңыш чыга.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте арыш чәчүгә кереште.
70142 гектарда туфрак эшкәртәсе бар. “Ашытбаш”, “Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Северный” хуҗалыклары 420-200 гектарда эшкәрттеләр.
Ильяс Фәттахов