Арча районы төзелүгә — 90 ел!

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Арча ягын хаклы рәвештә Казан артының мәркәзе, диләр.

Бу як борынгы болгар бабаларыбыз көн иткән бай тарихлы, бөтен татар халкының сөйләм һәм әдәби телен, мәгърифәтен һәм мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш кертүче төбәк. Халкыбызның тарихи, мәдәни, сәяси һәм икътисадый традицияләре гасырлар дәвамында Арча җирлегендә үсә һәм ныгый.

1930 елның 10 августында Арча районы оештырыла. Оештыру вакытына аның составына 113 авылны берләштергән 63 авыл советы кертелә, аларда 64,1 мең кеше яши. Халыкның 76,1 проценты татарлар, 23,9 проценты руслар, калганнары (25 кеше) башка милләт вәкилләре була.

90 ел эчендә район чикләре берничә тапкыр үзгәрә, эреләндерүне дә, кечерәйтүне дә кичерергә туры килә аңа. Бүгенге көндә Арча районы республикада иң зур районнарның берсе. Территориясе белән генә түгел, республика ирешкән уңышларга керткән өлеше белән дә алда ул. Арча районы иң күп ашлык, бәрәңге, сөт җитештерүче районнарның берсе. 

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның: “Халык — зур ул, дәртле ул, моңлы ул, шагыйрь ул”,  — дигән сүзләре нәкъ менә райондашларыбыз турында. Тыныч хезмәттә дә, кирәк булганда яу кырында да, мәгарифтә һәм мәдәнияттә дә, сәнгать һәм әдәбиятта да район халкы шуны раслап килә.

Быел илебез 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын зурлап билгеләп үтте. Әлеге җиңүгә арчалылар да гаять зур өлеш кертә. Районнан 25 меңнән артык кеше китә, аларның 14 меңнән артыгы яу кырында ятып кала. Бөек Ватан сугышы фронтларындагы батырлыклары өчен меңләгән якташыбыз югары дәүләт бүләкләренә лаек була. Иске Кишеттән Гани Сафиуллинга, Арчадан Валентин Ежковка, Мирҗәмнән Нәкыйп Сафинга, Түбән Орыдан Гатаулла Салиховка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Тыл хезмәтчәннәре үзләрен аямыйча, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп фронтны икмәк, кирәк-ярак белән тәэмин итәләр.

Арча ягы 60лап мәгърифәтче, 70 тән артык профессионал, 50 дән артык һәвәскәр язучы, 100 гә якын фән докторлары, 150 ләп фән кандидатлары, 100 дән артык сәнгать әһелләре һ.б. өлкәләрдәге йөзләрчә күренекле шәхесләр биргән. 

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International