«Глаголица» - яшүсмерләр өчен рус һәм татар телләрендәге теләсә нинди жанр һәм форматтагы әдәби конкурс. Эшләрне тапшыруның соңгы срогы -2020 елның 15 сентябре. Катнашу бушлай. Конкурста катнашу танылган авторлар белән мастер-класслар, әдәбият белән мавыккан, уңышлы, талантлы һәм максатчан яшьтәшләр белән аралашу мөмкинлеге бирә. Конкурс эшләрен танылган язучылар бәяли: Виктор Лу Махотин, Михаил Яснов, Рөстәм Галиуллин, Ольга Варшавер, Надежда Ажгихина, Рифат Сәлах, Наринэ Абгарян, Ольга Мяэотс.
Бүләкләү фонды:
• әдәби сменага 100 юллама
* катнашучыларның әсәрләреннән 100 альманах
* 30 электрон планшет
* 30 китаплар тупланмасы
* Гран-при ияләре өчен 6 «Бәллүр каләм» статуэткасы
Ничек катнашырга:
* https://www.glagolitsa-rt.ru/ сайтында теркәлергә;
* Анкета тутырырга;
• Шәхси кабинетта түбәндәге номинацияләрнең берсендә 20 меңнән артык булмаган билгедән торган конкурс эше куярга:
Рус телендә поэзия (10-13 һәм 14-17 яшь)
Татар телендә поэзия (10-13 һәм 14-17 яшь)
Рус телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшь)
Татар телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшь)
Француз, инглиз, алман һәм татар телләреннән рус теленә сәнгать тәрҗемәләре (14-17 яшь))
Рус телендә эссе (14-17 яшь)
Конкурс нигезләмәләре белән тулырак www.glagolitsa-rt.ru/ сайтында танышырга мөмкин.
Катнашыгыз, алга омтылыгыз! Талантыгызны ачыгыз!
Барыгызга да уңышлар телибез!
Премияне гамәлгә куючы һәм оештыручы "Бәхетле тарихлар" Хәйрия фонды.
e-mail: glagolitsa-rt@yandex.ru