Узган якшәмбедә Төзүче көне билгеләп үтелде
Шимбә көнне Арча район башлыгы Илшат Нуриев “Арча КСМ”ы ширкәтендә булды.
Төзүчеләрне бәйрәмнәре белән котлады, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, бүләкләр тапшырды.
Бу коллектив оешуга быел март башында 20 ел тулды. Җитәкче Рафаэль Муллагалиев таркалу алдында торган предприятиене торгызып, яхшы коллектив туплап, зур эшләр башкара алырлык дәрәҗәгә җиткерде. Биредә җәй айларында 100ләп кеше эшли. Алтын куллы осталар яңа йортлар, балалар бакчалары, мәдәният учаклары төзи, төзекләндерә. Нинди генә эшкә алынсалар да, вакытында сыйфатлы итеп башкарып чыгалар.
Ильяс Фәттахов