Байлар, байлар бал эчә...

2020 елның 21 августы, җомга

Байлар гына түгел, гади халык та эчү җаен таба. Әмма аның нәтиҗәләре генә көләрлек тә, еларлык та булды.

... Сеҗе авылында артка таба баручы бер ир затын туктаталар. “Ник артка барасың?” – дип сорыйлар. “Ник артка барыйм, алга барам ич!” – ди бу. Бичара, кибеттә әйбер калмагач, тәрәзә чистарта торган “Секунда” эчкән. Шул мөртәт хәрәкәт юнәлешен үзгәрткән икән...

Күпфатирлы йортта яшәгән вакыт. Кич кайтканда ишек төбендә даруханәдә эшләүче күрше белән очраштык. “Әйдә, өйдә үзем генә, миндә бер нәрсә бар!” – ди. Кердек. Кесәсеннән бер кечкенә шешә чыгарды, аны сулы стаканга салды. Теге нәрсә күбекләр чыгарып су белән реакциягә керде дә, дегеткә ошаган сыеклык барлыкка килде.

– Эчеп җибәр! – ди бу.

– Миндә ни ачуың бар, үтермәкче буласыңмени? – дим котым очып.

– Алайса, башта үзем эчәм, – дип стаканны бушатып та куйды бу.

Мин ул ах-вах килеп авызын ачып, күзләрен йомгалап торганда чыгып шылдым. Шайтан да булмаган тегеңә, икенче көнне җай белән генә эшкә китеп бара иде. Шайтан да булмаган дип болай гына әйтәм, ул эчкә кергән суррогатлар организмга май булып ятмагандыр.

Көннәрдән бер көнне Арчаның үзендә бер оешмада шофер булып эшләүче гаять тыныч холыклы, елмаеп, шаян сүзләр кыстырып сөйләшә торган өлкәнрәк яшьтәге бер ир үлеп китте. “Ашказанының чиреге җилем белән тулган”, – диде бер таныш табиб.

Фаҗига бер моның белән генә бетмәде, дәвамы булды. Башкалар мәетне сакларга киткәч, аның улы өйдә ялгыз гына кала. Йокыга китә бу. Эшләп торган телевизор төтенли башлый, йорт хуҗасы уянмый. Ата белән улны бер көнне җирләделәр...

Ул вакытта Әтнә районы аерылмаган иде әле. Рейд бригадасы белән шул зонадагы иң зур авылларның берсенә бардык. Өйдән өйгә кереп мич башларын тикшереп йөрделәр. Бер апаның мич башыннан бидон өстерәп төшерделәр. Анда ачыган бал булып чыкты.

– Зинһар өчен аңа тия күрмәгез, иртәгә улым армиягә китә, мин аның үги анасы, кешечә озата да белмәде, дип гаепләрләр, бүген кич иптәшләре җыелачак, – дип өзгәләнде хуҗа хатын.

Милицияне дә аңлап була, бәлки, бу ананы эчтән генә алар да кызгангандыр, әмма хезмәтләре буенча башкача эш итәргә мәҗбүрләр.

Озак та үтмәс, бу компания дә онытылыр, хезмәт хак-ларын аракы белән бирә башларлар. Монысы инде башка тарих.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International