“ТАТМЕДИА”ның төп бүләге безнең районга кайта!­Бәхет елмайган

2020 елның 21 августы, җомга

19 августта “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 2020 елның 2 яртыеллыгына үзенең газета һәм журналларына язылучылар арасында призлар уйнатты.

Иң зур бүләккә – мотоблокка безнең райондашыбыз, Яңа Кенәр мәктәбе физика укытучысы Таһир Сәмигуллин лаек булды! 

Без аның турында “Авыл укытучысы” республика бәйгесендә җиңүе уңаеннан быел гына язган идек.

Ни гаҗәп, моннан тыш тагын бер зур бүләк – телевизор шулай ук райондашыбыз Гәүһәрия Гәрәевага чыккан. “Чаян” журналы үз әбүнәчеләре арасында шулай ук махсус приз уйнаткан һәм бу бүләккә дә якташыбыз Рәмзия Габдрахманова лаек булган. Менә нинди куанычлы хәбәр!

Барлык якташларыбызны да җиңүләре белән котлыйбыз. Исегезгә төшерәбез, быел беренче тапкыр без дә район газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнаткан идек. Анда җиңүчеләребезне дә тагын бер тапкыр котлыйбыз! Язылыгыз, укыгыз, бүләкләр отыгыз!

Без Таһир Сәмигуллинга шалтыратып сөенечле хәбәрне җиткердек. «Искиткеч шатлык-лы хәбәр бит бу! Минем иртәгә туган көнем дә бит, махсус шуңа туры килгән кебек. Бик зур бүләк! Рәхмәт «ТАТМЕДИА»га!  Хуҗалыгыбызга  кирәкле әйбер, мотоблогыбыз юк иде әле.

Газета, журналларга гел язылып торабыз, укытучы хезмәтендә алардан башка мөмкин түгел. Район газетасын да яратып укыйбыз. Котлау-ларыгыз өчен рәхмәт. Башкаларны да вакытлы матбугатка актив язылырга чакырам, сез әйткәнчә, язылыгыз, укыгыз, отыгыз», – диде ул. Тазалык, тынычлык белән игелеген күрергә насыйп булсын, Таһир әфәнде! Туган көнегез белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International