Аларга килеп егетләр 4 тапкыр кызларга кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Арчада тагын кайда шундый урын бар?
Арча егете Альберт Зарипов белеме буенча урнашкан эшен ташлап (кайдан киткән диегез – Казанда “Газпром”нан) Арчага кайта һәм кофейня ача. “Date and Coffee” – тарих тудыручы кофейня. Һәм аны безнең якташыбыз тудырган.
Альберт Арчаның икенче мәктәбендә укыган. Яшьтән бик актив булган. Төрле чараларны алып барган, күп чыгышлар ясаган. Әмма бер ягын көлеп искә ала ул – китап укырга яратмаган. Бервакыт дусты бер китап биргән егеткә. Фантастика. Кызыксынып укыган. Шуннан соң мавыгып киткән. Хәзер елына кимендә 50 китап укуны үзенә максат итеп куя һәм шуны үти дә.
– Мәктәпне тәмамлагач Казан авиация институтына иң авыр 4нче факультетка – кибернетика һәм информатика – укырга кердем. Өченче курста кофейняда бариста булып (кофе ясау буенча белгеч) эшли башладым. Бу адымым киләчәктә язмышымны хәл итәр, дип ул чакта башыма да килмәде, – ди ул. – Кофе пешерү үзе бер сәнгать икәнен шунда белдем. “Шундый кофейняны Арчада ачсаң яхшы булыр иде”, – дип уйлап куйдым. Өч айдан соң курс эшләрен тапшырырга кирәк булды, эштән киттем. Интернет-кибет ачтым, ул да уңышлы гына булды. Диплом алганнан соң дуслар белән Кабардино-Балкариягә тауларга киттек. Шунда Казаннан миңа бер дустым шалтыратты: “Эш бар, сиңа ошаячак”, – диде. “Coffee Like”ка логист булып урнаштым. Бер ел эчендә ничек кофейняны тәэмин итү, контрольдә тоту, кофе бөртекләрен, продуктларны каян алу кебек нечкәлекләренә төшендем.
Аннан ул “Газпром”да программист булып эшли башлый. Әмма кофейня ачу теләге башыннан чыкмый. Планнар төзи, финанс якларын уйлый. Саный торгач үз акчасына гына нидер барып чыкмасын аңлый. Чөнки акча җыя башласа, кимендә биш ел китә. Һәм ул инвес-торлар эзли башлый.
– Инвесторларлар башта: ”Кирәкме ул? Өйгә кайтасың да кофе ясап эчәсең”, – диделәр. Аннан килештеләр. Яхшы эшне ташлап китүемне берәү дә аңларга теләмәде. Әти генә ярдәм итте. Чыннан да, кечкенә генә шәһәрдә кофейня ачу – куркынычрак. Әмма минем уемнан кире кайтырга исәбем юк иде. Урын таптым, яхшылап төзекләндереп чыктык. Инстраграмда ачык блог булдырдым, бөтен адымымны шунда язып бардым. Беләсезме, беренче көнне, 2017 елның 2 декабре иде
ул, 5 сәгать эшләдек, дүрт кеше килгән клиентларга хезмәт күрсәтергә өлгерә алмадым. Бу беренче һәм зур җиңү иде, – диде Альберт Зарипов.
Ул чакларда “Date and Coffee” турында күп сөйләделәр. Аеруча яшьләр үз итәргә өлгерде аны. Алар өчен кичләрен ял итү, күңел ачу, дуслары белән очрашу, аралашу урыны булды ул. Чөнки биредә җомга көннәрендә өстәл уеннары, ялларда төрле мәдәни чаралар, әдәби, музыкаль кичәләр үткәрәләр, кинофильнар күрсәтәләр, укучылар өчен спорт ярышлары оештыралар. Егетләр гитаралар белән килеп уйныйлар, кызлар үзләре язган шигырьләрне укыйлар.
– Ел ярым эшләдек. Аннан бераз проблемалар булып алды. Яшел Үзәндә шушы исем астында икенче кофейня ачтык. Һәм менә Арчада яңа урында уңышлы гына эшли башладык, – ди кофейня хуҗасы. – Безнең максат – “Хәләл” сертификаты белән сыйфатлы ризык сату һәм шулай ук сыйфатлы хезмәт күрсәтү. Без кофе гына пешермибез. Хәер, ул да үзенчә сәнгать. Монда сүз кибеттә сатыла торган эрүчән кофе турында бармый. Без кыздырылган бөртекләр алып кайтабыз. Кирәк кешегә сатабыз да. Аннан кофе да кайда үскәненә, сортына карап исе белән дә, тәме белән дә аерыла. Мәсәлән, Колумбиядән килгән кофе Эфиопиянекенә караганда тәмлерәк. Кофе янына тәмле ризыклар да тәкъдим итәбез. Сыйфатлы туклык-лы ризыклар да әзерли башладык. Клиент янында ук, мәсәлән, сэндвич әзерләп бирә алабыз һ.б. Сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә килгәндә... Кешеләр белән сөйләшү, аралашуга зур игътибар бирәбез. Бер тапкыр ошатмый китәләр икән, алар икенче тапкыр килми. Икенче тапкыр беренче мөнәсәбәтне тудырып булмый. Бариста барысын да белергә, яңа алымнар өйрәнергә тиеш. Аннан безнең кофейня культуралы ял итү урыны. Бернинди алькоголь, кальян юк. Дусларыңны чакырасың, талгын гына музыка астында, тыныч мөхиттә матур итеп сөйләшеп утырасың, чират көткәндә өстәл уеннары бар. Кыскасы, онытылып ял итәсең. Безнең максатларның берсе дә шул.
Альберт Зариповның киләчәккә планнары да зурдан. Ул кофе бөртекләре кыздыра торган җиһаз булдырырга кызыга. Тик аның өчен инвесторлар кирәк, ди. Арчаны сайлавын ул үзенчә аңлата.
– Арчага мондый урын кирәк иде. Балалар, дуслар белән культуралы ял итү өчен. Яшьләрне кальяннан биздерү өчен. Культуралы үсү өчен. Минем теләк үзебезнең Арчада менә шуны тудыру иде. Һәм теләгемә ирештем – диде Альберт Зарипов. – Үзеңнән нидер бирү, файда китерү – үсеш ул. Мин Татарстаннан, үземнең Арчамнан китәргә җыенмыйм.