Нинди темага сүз башлама, соңгы вакытта ул коронавируска килеп терәлә. Раушан Фәттахов белән әңгәмә дә аны читләтеп үтмәде
– Иң кызганычы, бүген күпчелек яшьләр эш таба алмый. Һәм бу бик җитди проблема. Егетләр өчен генә түгел, аларның ата-аналары өчен дә. Мин бүген иң кулай вариантны тәкъдим итәр идем, – диде ул.
Раушан Фәттахов белән без Арча хәрби комиссариатында очраштык. Казан егете. Санкт Петербургта хәрби академия тәмамлаганнан соң Иваново өлкәсе Шуя шәһәрендә 112 новороссийск ракета бригадасында контракт буенча хезмәт итә. 2нче ракета дивизионы 5РПУ расчеты начальнигы. Егетләрне шушы частька хәрби хезмәткә чакыра.
– Ракета бригадасы – гаскәрләрнең элита төре. Биредә алар “КамАЗ” машинасы һәм махсус техника йөртәчәкләр. Часть шәһәр уртасында ук урнашкан. Нәкъ эшкә йөргән кебек, хезмәт иртәнге 8 сәгатьтән кичке 6га кадәр. Көндезге аш 2дән 4кә кадәр. Шимбә-якшәмбе ял көннәре, – диде ул. – Иң кызыгы, хәзер чираттагы чакырылыш урынына контракт буенча хезмәтне сайларга була. Аерма шунда гына, контракт кимендә 2 елга төзелә. Әмма икенче ягы бар, 2 мең урынына югары хезмәт хакы алып эшлисең. Безгә шоферлар кирәк. Гади шоферга хезмәт хакы 28000 сум, физик хәзерлек белән булса, 42000 сумга кадәр. Шофер-электрик 30000нән 45 мең сумга кадәр ала. Механик-шоферның хезмәт хакы 33000 сумнан 48000 сумга кадәр. Казармада түгел, тулай торакта яки шәһәрдә фатир алып яшисең. Аның өчен оборона министрлыгы 12 мең сумга кадәр түли. Кичке 6дан соң син ирекле. Теләгән урынга барып ял итәргә мөмкин.
Контракт буенча хезмәт итүче тулы социаль пакет белән тәэмин ителә. Менә монда инде кызыгырлык мөмкинлекләр күп. Иң беренчесе – өч ел хезмәт иткәннән соң хәрби ипотекага фатир алырга була. Син хезмәт иткән чорда аның өчен оборона министрлыгы түләп бара. Хезмәттән киткән очракта да фатирны тартып алмыйлар, шул вакыттан башлап аның өчен үзең генә түлисең. Хәрби хезмәттән сәламәтлек какшау буенча китәргә туры килсә, ипотека өчен түләүне оборона министрлыгы тулысынча үз өстенә ала.
Яшьләрнең укуларын дәвам итәргә теләүләре бар. Ул мәсьәлә дә уңай хәл ителгән. Конкурстан тыш бушлай укырга керергә була. Хезмәт тә итеп, шул ук вакытта читтән торып укырга мөмкин. Сессияләргә барганда юл чыгымнары бушлай. Чираттагы түләүле ял 35 көн. Моңа юлда үткән вакыт керми. Контракт буенча хезмәт итүче генә түгел, аның барлык гаилә әгъзалары хәрби-дәвалау учреждениеләрендә бушлай медицина хезмәте белән тәэмин ителә. Өс, аяк киемнәре бушка бирелә. Теләге булганнар көнгә өч тапкыр бушка ашханәдә туклана ала. Тагын бер кызык әйбер, контракт буенча хезмәт иткәндә лаеклы ялга чыгу хокукы 45 яшьтән бирелә. Пенсия күләме 20 мең сумнан башлап күпме ел хезмәт итүдән чыгып исәпләнә. Хәрби травма нигезендә хәрби хезмәттән китәргә туры килгән очракта хәрбигә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә.
– Мин биредә әле күптән түгел хезмәткә килдем. Бик ошый. Егетләргә тәкъдимем: эшсез тилмереп йөргәнче безгә килегез, – диде Раушан Марсельевич.
Шунда безнең янга Гөберчәк егете Азат Әсхәдуллин килеп керде. Уссурийскида контракт буенча хезмәт итә икән.
– 2018 елда 11 сыйныфтан соң чакыру буенча армиягә киттем. Элемтәче булдым. Өч айдан соң контракт төзедем. Ике ел үтте инде. Миңа бригада бик ошады. Мөнәсәбәт бик яхшы. Хезмәт хакы 35 мең чыгып бара. Фатирда яшим. Аның өчен түлиләр. 3 елдан соң ипотекага фатир алырга язылырга була. Менә 35 көнгә чираттагы ялга кайттым. Юл чыгымын да оборона министрлыгы түләде. Калганнар бар да нәкъ Раушан Марсельевич сөйләгәнчә, кабатлап тормыйм, – диде ул. – Аннан биредәге табигать бик тә күңелгә ятыш. Кыш көне дә җылы була. Буш вакытта Япон диңгезенә йөрибез. Икенче елга Санкт Петербургтагы хәрби уку йортына укырга керергә, аннан соң барып чыкса яңадан Уссурийскига китәргә планлаштырам. Әти-әнием минем шул якка киткәнгә, яратып хезмәт иткәнгә сөенә генә.