“Водоканал-Сервис” ширкәте турында җитәкчеләр районда күпфатирлы йортларны ныклап төзекләндерүне иң яхшы башкарган оешма, диләр
Бу эш белән алар 2008 елдан бирле шөгыльләнә. Һәр ел ике күпфатирлы йорт-ны төзекләндергән очракта да быел аларның саны егермедән артып китә.
“Водоканал-Сервис” ширкәте хәзерге вакытта Камал урамындагы күпфатирлы 2А йортны ныклап төзекләндерә. Шуның янындагы 2Б йортны узган ел төзекләндереп чыккан булганнар. Быелгысын ни көтәсен күз алдына китерү өчен башта анда башкарылган эшләр белән танышып чыктык.
– Мин өченче елымны бу оешмада эшлим. Ел саен икешәр йортны ныклап төзекләндерәбез. Камал урамындагы әлеге йортларны тышкы яктан бераз тәртипкә китергән, кирпечләрен буяган да булганнар. Әмма аларны бүгенге көндә тыштан майлап куеп кына булмый, – диде мастер Рамил Мөхәммәдиев. – Оешма җитәкчеләре бу эшкә җитди карыйлар, йортларда яшәүчеләрнең теләкләрен дә исәпкә алып, алар канәгать булырлык итеп эшләү таләбе куялар.
Чыннан да, 2Б йорт тышкы яктан да, подьездлары эчке яктан да балкып тора. Диварларны җылытып тышлаганнар, подьезд ишекләрен алыштырганнар, идән-нәренә плитәләр җәй-гәннәр, буяганнар, баскыч тоткычларын алыштырганнар, ишек төбендә пластик тәрәзәләр куйганнар һәм башкалар.
–Идән асты, аңа төшә торган баскычлар, ишекләре бик начар хәлдә иде. Кайчан аяк сындырырбыз икән, дип йөргәннәр. Анысын да алыштырдык. Янгынга каршы люкны да икенчене куйдык. Ишек төбен түбәләп алдык. Йортны тышлагач фатирлардан чыккан газ торбалары эчтә калды. Халык соравы буенча аларны да тышка чыгардык, – диде мастер.
– Бу йорт 1979 елда төзелә башлады. Ул вакытта мин хатыным белән “ПМК-762” оешмасында эшли идем. 1981 елны шушы йорттан ике бүлмәле фатир бирделәр. Яше дә бар бит. Соңгы вакытта йорт бик таушалды. Стеналардан җил керә башлады. Баскычлар ватылып бетте. Ишеге хәтта агачтан иде. Төзелгәннән бирле бернәрсә дә алыштырылмады. Хәзер менә сөенеп туя алмыйбыз. Җитәкчеләргә, эшчеләргә рәхмәт, – диде шушы йортта яшәүче Равил Хатыйпов.
Камал урамы, 2А йортта да нәкъ шундый эшләр башкарыла. Бер тирәдә төзелгән йортлар, монысы да һәр тарафта ныклап төзекләндерү көтә. Бүген биредә кызу темпта эш бара.
– Бу быел алынган икенче йорт, – диде Рамил Мөхәм-мәдиев. – Беренчесе Максим Горький урамындагы 30нчы йорт иде. Биредә дә шулай баскычтан башладык, эчке якларны буядык, идәннәренә плиткалар җәйдек, агач ишекне пластикка алыштырдык, тышладык һ. б..
30нчы йорт янындагы һәм каршындагы йортларны да “Водоканал-Сервис” ширкәте ныклап төзекләндергән. Тиздән Камал урамы, 2А йорт та урамны бизәп, анда яшәүчеләрне шатландырып торачак. Өең матур булса, анда яшәү дә күңелле бит. Игелеген күрсеннәр.