Биектау районында үткән ясалма орлыкландыру технологларының 42нче, зоотехник селекционерларның 3нче республика бәйгесендә безнең район вәкилләре җиңү яулаган! Ниндиен генә әле!
“Игенче” хуҗалыгы ясалма орлыкландыру технологы Булат Гарәпшин абсолют чемпион! “Северный” ширкәте зоотехник селекционеры Ләйсән Хәмитова – абсолют чемпион! Түбән Аты ветеринария участок мөдире Фидәрис Фәйзрахманов – 1нче урын!
Икенче көнне геройларыбызны район башлыгы Илшат Нуриев кабул итте, зур җиңүләре белән котлады, район данын югары күтәрүләре өчен рәхмәт әйтте. “Сезнең җиңү район өчен зур шатлык! – диде ул. – Без сезнең белән горурланабыз, киләчәктә дә матур итеп эшләргә язсын.”
Район данын яклап җиңү яулап кайтучылар арасында иң тәҗрибәлесе – Фидәрис Фәйзрахманов. Ветеринария хезмәтендә 24 ел. Ул хезмәт күрсәткән авыллар халкы бик хөрмәт итә аны. Көн дими, төн дими, чакырган җиргә бармый калмый. Җыелышларда да тыңлаган бар аны, үтемле, аңлаешлы итеп сөйли.
Булат Гарәпшин 6 ел технолог булып эшли. Шушы аз гына вакыт эчендә үзен яхшы белгеч итеп танытты. Республикада яшь белгечләр ярышларында, район бәйгеләрендә җиңүләр яулады. Матур гаилә башлыгы, өченче балаларын көтәләр. Яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән өйдә яшиләр.
Ләйсән – Шекә кызы. Югары белем алгач туган ягына кайтып дүренче ел зоотехник-селекционер булып эшли. Районның нәсел эше буенча белгече Җәмһәрия Зарифуллина: “Ләйсән безнең өчен көтелмәгән сюрприз ясады – ди. – Бик тырыш кыз, белгәннәрен эштә куллана, белмәгәннәрен сорый, яңалыкларны тиз эләктереп ала”.
Менә шундый алар, без-некеләр! Алар үрнәге озак еллар хезмәттәшләренә, яшьләргә якты маяк булып торачак!